Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре коммуналь хезмәтләр күрсәтү бәяләре үсүгә һәм аларның халык кереме структурасындагы өлеше кинәт кенә артуга бәйле рәвештә көн кадагына аеруча суга торган мәсьәләләргә әйләнде
2015 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Нурлат шәһәрендә яшәүче берәүдән Кариев урамындагы шул бер үк йортта урнашкан “Продукты” кибете һәм кафе эшенә моң-зар белдерелгән мөрәҗәгать алынды
Түбән Камада Россия һәм Татарстан белгечләре катнашында бизнесменнар өчен “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов, “Росалкогольрегулирование”нең мәгълүматлаштыру бүлеге начальнигы Антон Гущанский катнашында эшмәкәрләр белән уздырылган “Түгәрәк өстәл” барышында ЕГАИС системасын гамәлгә кертү проблемалары буенча фикер алышу булды
Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре - хуҗалык итүче субъектлар өчен ЕГАИС системасын гамәлгә кертү турында тәфсилләп аңлатылды
ТР буенча Баш федераль инспекторның Түбән Кама шәһәрендәге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлегендә (башкарма комитет бинасында урнашкан) һәр атна саен гражданнарга бушлай консультацияләр оештырыла
2015 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучы шикаяте буенча «Ильнат» ҖЧҖ сәүдә объектын (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Теләче районы, Олы Кибәхуҗа авылы, Зур урам, 22 й.) тикшерде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре инвалидлар декадасында – 2015 елның 7 декабрендә Арча районының Кышкар авылында хосусый эшмәкәр Р.Ш.Мортазинаның “Тамчы” сәүдә объекты сатучылары өчен семинар үткәрде
Махсус комиссия шәһәр кибетләрендә балигъ булмаган үсмерләргә спиртлы эчемлекләр сату фактларын тикшерде. Супермаркетларга башта үсмерләр кереп, хәмер сатып алырга маташты. Балага шешә тоттырылган очракта, кибеткә инде комиссия вәкилләре килеп керде. “Әлмәт ТВ” телекомпаниясе хәбәрчесе Ольга Степанова тикшерү нәтиҗәсендә күпме кибетнең тикшерүчеләр “кармагына” эләгүе турында сөйләргә булды
“Росалкогольрегулирование”, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашында “Түгәрәк өстәл” утырышлары үткәреләчәк
Дәүләт Думасына яңа закон проекты кертелде. Аның нигезендә алкогольле продукция сатуга лицензиясеннән мәхрүм итү эшмәкәргә яңа лицензия бирүдән баш тартуга нигез булып торырга мөмкин