ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә шәхси эшмәкәр мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, "чәчәк бизнесы хуҗабикәсе"нә 8995-933-**** номердан шалтырату килгән (соңрак кыз үзенең исем-фамилиясен, кабинет номерын атый) һәм шушы көннәрдә аның сәүдә объектында «Кулланучы почмагы»ның тулылыгын тикшерү булырга тиешлеген хәбәр итә. Сөйләшүдә норматив-хокукый документацияле басма продукция сатып алырга тәкъдим ителә. Шәхси эшмәкәрне бу шалтырату шиккә сала, һәм ул шалтыратуның кайдан ясалганын ачыклый башлый. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

3
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә профилактик чара үткәрделәр. Лекция кулланучыларның төп хокуклары һәм бурычлары турында фикер алышудан башланды һәм «Сак булыгыз, алдакчылар!» дигән тема белән дәвам итте. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының Кайнар линия телефонына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Быел гыйнвар аенда телевизор сатып алдым. Май уртасында ул начар күрсәтә башлады. Кибеттә миңа гарантияле ремонт тәкъдим иттеләр. Телевизор әлегә өйдә. Кибеткә китергәндә мин ремонттан баш тартып, телевизор өчен акча таләп итә аламмы?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2024 елның 1 июненнән кулланучылар төргәгенә салынган сыра һәм аз алкогольле эчемлекләр өчен касса аша әйләнештән чыгару мәҗбүри була. Контур.Мракет эксперты Владимир Поздняков ваклап сату һәм гомуми туклану объектларында яңа кагыйдәләр буенча эшләү турында сөйләде.

Нәрсә үзгәрәчәк?

Алкоголь һәм тәмәке базарларын контрольдә тоту буенча федераль хезмәт хәбәр итә: «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында»гы Федераль законга һәм «Алкогольле продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу турында 29.05.2024 елның 29 маендагы 102-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»  Федераль законның 2 маддәсенә ярашлы рәвештә спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен озата баручы электрон документларның гамәлгә керү датасы 01.06.2024 елдан 01.03.2025 елга күчерелде. 


31
май, 2024 ел
җомга

- Тормыш иптәшебез белән килеп туган бәхәсне хәл итәргә ярдәм итегез! – дип хатын-кыз Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, бер ай элек гаилә суыткыч сатып алган. Аның тартмасы комачаулый, чөнки габаритлы.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне алга этәрү максатыннан Азнакай шәһәренең «Агат» кибетендә «Татспиртпром» АҖ җитештергән алкогольле продукцияне дегустацияләү узды. Кибеттә сатып алучыларга җирле җитештерүченең яңалыклары тәкъдим ителә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Коррупциягә каршы тору һәм халыкара йөкләмәләрне үтәү мәнфәгатьләрендә Россия Федерациясе Җинаять кодексы коррупция төшенчәсе белән колачланган берничә җинаять кылган өчен җаваплылык билгели.

Коррупция җинаятьләре өчен нинди җинаять җаваплылыгы янавын, закон аны нинди чикләрдә һәм кемгә йөкләргә кушуын аңларга кирәк.

Тэги: коррупциягә каршы тору

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз телефон аша товар сатканда кулланучылар таләпләрен үтәү срокларын бозган өчен пеня исәпләү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

30
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлнара Абдрахманова Апас районы Деушев авыл җирлеге белгечләрен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыттылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International