2024 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Алан авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Майның җылы көннәре башлангач, базарлардагы үсентеләрнең күплегеннән күзләр камаша. Утырту өчен үсемлекләр сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң?
Үсентеләрне гадәттә базарда аерым контейнерларда (чашкаларда, чүлмәкләрдә) саталар яки гомуми савыттан чыгаралар һәм ачык тамыр системасы белән саталар, бу, кагыйдә буларак, арзанрак тора. Әгәр дә борыч, кыяр яки баклажан турында сүз бара икән, аларны аерым стаканнарда яки чүлмәкләрдә сатып алу яхшырак, чөнки бу культуралар күчереп утыртуны начар кичерә, һәм аларның тамыр системасын мөмкин кадәр азрак җәрәхәтләргә тырышырга кирәк.
Чирмешәндә алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре катнашты. Киңәшмә Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Кузнецова рәислегендә узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә районында шәхси эшмәкәр Л.Р. Исмәгыйлева сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлату буенча укыту семинары үткәрде.
Товарны кибеткә кире кайтарганда еш кына сатучының шәхесне раслаучы документ күрсәтү турындагы таләпләренең законлылыгы, шулай ук гаризада шәхси мәгълүмат күрсәтү (таләпләр) мәсьәләсе туа. РФ Гражданлык кодексы да (алга таба - РФ ГК), РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы да (алга таба – Закон) сатып алучыны сатучыга килешүдән баш тартканда, шулай ук күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтарганда паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ күрсәтергә турыдан-туры мәҗбүр итүче нигезләмәләр кертми.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Я.И. Бариеваның «Йолдыз» кибете (Балтач районы) сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Светлана Заботина сатучылар һәм фермерлар өчен семинар үткәрде.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүче законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде:
Әлмәт шәһәре Башкарма комитетында 2024 елның дүрт ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
«Россия – Ислам дөньясы: «KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан» Агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» Халыкара Хәләл-ярминкәләре уза.
Россиянең иң зур хәләл мәйданчыгында илнең төрле почмакларыннан 70ләп компания, шулай ук Төркия, Иран, Әзербайҗан, Казахстан һәм Кыргызстан һ. б. илләр вәкилләре үз продукциясен тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Югары Шубан авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул иттеләр.