Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Чистай районында яшәүче кулланучы сыйфатсыз электр пиласын сатып алуга бәйле бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә консультация сорап мөрәҗәгать итте. Товар узган елның көзендә сатып алынган булган, ләкин бу чорда ул бер үк кимчелек белән ике тапкыр гарантия ремонтына тапшырылган. Бу юлы товарда кабат кимчелекләр барлыкка килгән. Сатып алучы аны ремонтлаудан туеп, сорау бирде:
- Аны алыштыруны таләп итеп буламы?
2024 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең өлкән белгече Ирина Синица һәм Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлегенең баш белгече Ләйсән Мәрданова Азнакай шәһәрендә азык-төлек ярминкәсе үткәрү вакытында халык өчен консультация чарасы үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан Менделеевск шәһәренең «Магнит» азык-төлек кибетендә комплекслы чара үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү максатында Нурлат шәһәренең Поселокара үзәк китапханәсендә чара үткәрделәр.
«Классные встречи» проекты кысаларында бүген Түбән Каманың 28 нче мәктәбендә 7-9 нчы сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Гөлнара Исламова һәм Раушания Бәдретдинова белән очраштылар.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районы җирле үзидарә органнары белгечләре өчен укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең өлкән белгече Ирина Синица һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина һәм Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлегенең баш белгече Ләйсән Мәрданова «Восток» сәүдә үзәге территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен консультацияләр уздырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районы Юлбат мәктәбендә 7-9 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
2024 елның 11 апрелендә, шәхси эшмәкәрләргә карата планлы чаралар һәм кегларны мониторинглау үткәрү кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең өлкән белгече Ирина Синица Азнакай шәһәре, Болгар ур., 2 йорт адресы буенча «B» сәүдә объектында (Шәхси эшмәкәр В. Б. Кәбирова) чаралар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен укыту чарасы үткәрделәр.