2024 елның 11 апрелендә Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең «Корона» сәүдә үзәгендә кунаклар һәм хезмәткәрләр өчен чаралар үткәрде. Чараның максаты – кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру, халыкның кулланучылар грамоталылыгын күтәрү.
Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Ярминкәләрдә яшелчә, ит, балык, колбаса әйберләре, сырлар, ярмалар, бал, май, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар белән хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, халыкны кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрде.
Россия Президенты тарафыннан «Милли түләү системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында 2023 елның 24 июлендәге 369-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды.
Клиентларның ризалыгыннан башка Россия банкы базасында булган җинаятьчеләрнең счетларына күчерелгән акчалар кире кайтарылачак. Яңа закон «Милли түләү системасы турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертә һәм банк счетларыннан акча урлауга каршы тору механизмын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Документ банкларны акчаларын исәптән төшергәнче, алдау билгеләре булу-булмавына барлык акча күчерүләрен тикшерергә мәҗбүр итә, шул исәптән Россия Федерациясе Үзәк банкының санкцияләнмәгән күчерүләр очраклары һәм омтылышлары турында мәгълүмат базасы белән чагыштыруны да. Әгәр акча шикле счетларга күчерелсә яки операция үзе шик тудырса, банк мондый күчерүләрне яки операцияләрне 2 көнгә туктата алачак. Клиент ризалыгы булса да.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лиана Әхмәтова, төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Әлмәт районының Колшәрип авылындагы сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына караган Лаеш муниципаль районына бару кысаларында, Кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын һәм мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәрендә хезмәт ветераннары өчен пансионатта чираттагы чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Чирмешән үзәк китапханәсе хезмәткәрләре өчен хокукый белем бирү сәгате үткәрде. Чара барышында белгеч катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә кулланучыларның нинди хокуклары булуын һәм аның төп статьяларында нәрсәләр әйтелгәнен, шулай ук кире кайтарылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар исемлеген тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр М.Г. Гапдракипов кибетендә сатучылар өчен семинар үткәрделәр, анда азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату буенча эшчәнлек алып барыла. Чараның төп юнәлеше - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерү.
2024 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау авыл җирлегендә халыкның куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова һәм Лениногорск муниципаль районы хакимиятенең икътисад бүлеге башлыгы урынбасары Ольга Заббарова Лениногорск шәһәренең 7 нче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары белән очраштылар.