Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Тандер» АҖнең «Магнит» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.
2024 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Биектау муниципаль районы Березкино авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова, социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына мониторинг үткәргәндә, Лениногорск шәһәренең базарында кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын үтәү буенча шәхси эшмәкәрләр белән ликбез үткәрде.
2024 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова ведомство карамагындагы Биектау муниципаль районы территориясендә Березкино авыл җирлегендә үзидарә органнары белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча оператив эзләү чарасын үткәрү барышында районда яшәүченең бер шешә күләмендә спиртлы сыеклыкны, махсус рөхсәтсез (лицензиясез), касса аппаратысыз һәм БДАМС системасында теркәмичә сату факты ачыкланды. Моннан тыш, граждан үз теләге белән товар үткәрү документлары булмаган, сату өчен билгеләнгән 100 мл күләмендәге ачык төстәге сыеклык биргән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Питрәч муниципаль районы территориясендә җирле үзидарә органнары белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарның һәм кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау һәм товар сатканда ялгыш юлга этәрү фактларыннан саклау өчен Саба муниципаль районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә әңгәмә үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында Лениногорск шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районы Тимершык авыл җирлегендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре «Р» кибетендә яраклылык вакыты чыккан алкогольле продукция сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 2,85 литр тәшкил итә.