2024 елның 18 гыйнварында Теләче муниципаль районының Баланды авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре «Китаплар» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар оештырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең өстенлекле юнәлешләренең берсе - халыкның социаль якланмаган катламнары өчен чаралар үткәрү. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре даими нигездә өлкән яшьтәге гражданнар өчен мәгърифәтчелек чаралары үткәрә. Семинарлар, лекцияләр, гражданнарны күчмә кабул итүләр, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә, җәмгыятьләрдә һәм инвалидлар үзәкләрендә очрашулар оештыралар.
2024 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина катнашында Арча муниципаль районының Апаз авылында гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Спас муниципаль районы Болгар шәһәрендә «Вера» ҖЧҖнең «Эконом» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар-уку уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары «Пятерочка» кибетендә җитәкче һәм сатучылар өчен Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрде. Чара барышында РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре; сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре; сатучы һәм товарлар турында аларны дөрес сайлап алуны тәэмин итүче мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүмат булу турында аңлатылды; пакетланган товарлар һәм икмәк продуктлары сату кагыйдәләре аңлатылды.
2024 елның 16 гыйнварында Балтач муниципаль районының Күгәнер авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров чираттагы күчмә кабул итү үткәрде. Шунда ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә авыл җирлеге белгечләре өчен семинар үткәрелде.
2024 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Пановка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Олы Әтнә авылында «Затлы» ҖЧҖ объектында чираттагы кизү тору үткәрде. Чара кысаларында сәүдә комплексына килүчеләрдән түбәндәге эчтәлектәге кызыклы сораулар килде:
Россиядә бьюти - һәм фитнес-хезмәтләр базары бик нык үсеш алган. Моның өчен барысы да бар: макияж, пирсинг, тату, лимфодренаж, тире астына укол салу, модельләштерү массажыннан алып теләсә нинди пластик төзәтмәләргә кадәр. Салоннар челтәренә барырга яки өйдә останың хезмәтләреннән файдаланырга, спорт клубында тренер белән аерым шөгыльләнергә яки социаль челтәрдә кызыксыну төркемендә табылган белгеч белән туклану рационын төзергә мөмкин. Күптөрлелек джунглиларында, хроник вакыт җитмәү сәбәпле, зур эш тавы аркасында яхшы останы эзләргә һәм нәтиҗәгә ышанырга туры килә.