Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре ТР Түбән Кама муниципаль районының Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү бүлеге белгечләре белән берлектә Түбән Кама КФҮдә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр, даими рәвештә реабилитация алучыларга консультацияләр бирәләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Спас районы Болгар шәһәренең күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатылды. Гражданнар үтенече буенча эшләрне башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы килешүне өзү үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына кулланучылар күп тапкырлар мобиль телефоннар, ноутбуклар, телевизорлар, компьютерлар кебек техник яктан катлаулы товарлар сатып алганда законнарны аңлату турында консультация сорап мөрәҗәгать итәләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы территориаль органына караган Питрәч муниципаль районына барды.
Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан эшмәкәрләр һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән очрашуда коррупциягә каршы тору буенча семинар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы полиция бүлеге бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорованың хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашуы узды.
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы администрациясе бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова һәм «Янтарь» ҖЧҖ техник ярдәм җитәкчесе катнашында шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар, алкоголь базарында катнашучылар белән очрашу узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча эшкуарлар һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Айвазова төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Әлмәт районының Рус Акташы авылындагы сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.