Әлмәт территориаль органы белгече Азнакай шәһәренең 2 нче урта гомуми белем мәктәбе базасындагы мәктәп яны лагеренда укыту чарасы уздырды. Кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләштеләр.
Чараның төп максаты - балаларда башлангыч хокукый белемнәр булдыру, куллану грамоталылыгын үстерү, шулай ук сатып алуларга һәм хезмәт күрсәтүләргә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Юмарт» ҖЧҖ сәүдә объектында (Балтач районы) уку семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә авылда яшәүче хатын-кыз кануннарны аңлатуны сорап телдән мөрәҗәгать итте.
Хатын-кыз район үзәгендә улына спорт костюмы сатып алган. Ләкин өйдә киеп карагач, улының костюмы кечерәк икәнен аңлый. Ул сатучыга товарны зуррак күләмгә алыштыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән, ләкин, сәүдә залында товарны алмаштыру һәм кире кайтарырга ярамый дигән мәгълүмат урнаштырылганга сылтама ясап, сатучы баш тарткан.
Чәчәкләр безнең көндәлек тормышыбызда зур роль уйный, алар матурлык, өмет һәм юаныч символы. Безне гади мизгелләргә сөенергә, табигать чолганышында тынычлык табарга һәм аның могҗизалары белән илһамланырга өйрәтәләр. Чәчәкләр безгә әйләнә-тирә дөньяга игътибар һәм кайгыртуның мөһимлеген, шулай ук үсү һәм чәчәк ату өчен уңай шартлар тудыруның зарурлыгын искә төшерә. Тормышыбызда чәчәкләр шатлыклы мизгелләрдә генә түгел, бәлки авыр вакытларда юаныч һәм тынычлык китереп, кайгы-хәсрәтне дә йомшартырга ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы консультанты Венера Өметбаева Яел Үзән шәһәрендә 5 гимназиясенең мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча укыту чарасы уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Балтач муниципаль районының Сосновка авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә авылының «Магнит» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сатып алучылар өчен консультация өстәле үткәрде.
Базарда кизү торганда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченнән, дистанцион ысул белән сатып алынган үтүкнең кимчелекләре ачыкланганда кулланучының хокукларын аңлатуын сорадылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Венера Өметбаева Яшел Үзән шәһәренең «Факел» яшүсмерләр спорт клубы спортчылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча лекция оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Луч бистәсендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатында, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Чистай авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку һәм гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.