ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына сыйфатсыз су төяү насосын сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, насос эшләгән вакытта бик көчле тавыш һәм вибрация чыгара икән, шуның нәтиҗәсендә су тиз арада болгана, бу исә кулланучыны канәгатьләндерми. Җитешсезлек сатып алынганнан соң шундук ачыкланганга күрә, кулланучы әлеге товардан тиешле дәрәҗәдә файдалана да алмаган

2019 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина Әтнә районының "Күпфункцияле үзәк" дәүләт бюджет учреждениесе филиалына килүчеләргә кулланучы белеме эстәү буенча чара үткәрде


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 19 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшкуар Ф.Г.Гыйльметдиновның хатын-кыз киемнәре сатыла торган сәүдә объектында кулланучыларның хокукларын яклау турында РФ законнарын аңлатып, белем бирә торган семинар үткәрде

2019 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында, кулланучылар өчен чаралар комплексын үткәрде, ул Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авыл халкы белән очрашуны, Башкарма комитет белгечләре өчен семинар-укуны, "КФҮ" ДБУ һәм "Кояш" кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәлләре оештыруны, "Алып Хан" сәүдә йортында кизү торуны үз эченә алды


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына көнкүреш техникасы кибетләренең берсендә сыйфатсыз туңдыргыч сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте

2019 елның 19 июлендә "РусАлка" кибетендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты "Алкоторг" сәүдә вәкиле белән берлектә кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән консультация-профилактик эш алып барды

2019 елның 19 июлендә ТР Әтнә районында шәхси эшкуар З.Т.Минашаева сәүдә объектында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Затлы" Сәүдә Йорты ҖЧҖ чыгара торган он продукциясенә күргәзмә-презентация оештырды. Күргәзмәнең төп максаты – район территориясендә җитештерелә торган продукцияне куллану базарына чыгару өчен шартлар тудыру, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген популярлаштыру, товар җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Нуртдинова Алла муниципаль берәмлек Башкарма комитетының икътисад бүлеге әйдәп баручы белгече Әхмәтова Айгөл белән берлектә 18 июль көнне шәһәрнең Лениногорск шәһәре, Тукай урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан Күпфункцияле үзәк ДБУ филиалында кизү тордылар


19
июль, 2019 ел
җомга

Һәркем акчага сатып алган предметлардан файдалана. Һөнәренә, җенесенә, яшенә карамастан, безнең барыбыз да кулланучы булып тора. Шуңа күрә дә үз хокукларыңны белеп тору бик мөһим. Кулланучы буларак белемле булу карар кабул итүгә ярдәм итү белән берлектә соңыннан дөрес чишелеш табарга да булышырга мөмкин

Урамда – җәй, ләкин бу әле кул кышырып утыру дигәнне аңлатмый! Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кайгыртып торучы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләрне кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр борчый. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү һәм кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре шәхси консультацияләр үткәрү өчен үзәккә чакырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International