ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рәфинә Галиәхмәтова, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Шунда ук үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация бирү максатында гражданнарны да кабул иттеләр.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен  һәм кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны кабул итә.


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында Кукмара районының Өркеш авылында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шунда ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку да үткәрелде.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Биектау муниципаль районының Коркачык авыл җирлегендә чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнарны кабул итте. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны урынга чыгып кабул итү ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча график нигезендә гамәлгә ашырыла.


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Без төрле булсак та, безне берләштерә торган нәрсәләр бар. Мәсәлән, безнең барыбыз да – кулланучы. Көн саен  азык-төлек, көнкүреш әйберләрен сату-алу, хезмәт күрсәтүләргә заказ бирү кебек хокукый мөнәсәбәтләргә керәбез. Яңа телефон, телевизор яки тун сатып алдык, ә алар сыйфатсыз булып чыкты, ди. Ә кибеттә акчаны кире кайтарудан яки товарны алыштырудан баш тарталар. Күпләр, мондый хәлгә эләгеп, теләнгән нәтиҗәгә ирешү өчен нәрсә эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә, ничек дөрес итеп шикаять язарга кирәклеген белми. Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны киң колачлы пропагандалау, кулланучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан чыгып, гражданнарны даими рәвештә кабул итү зарур.


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 9 нчы октябрендә Балтач муниципаль районының Куныр авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча чираттагы мәртәбә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.  Кабул итү вакытында халыкның социаль якланмаган катламнарына аерым игътибар бирелде, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасының Саба районындагы "Бердәм Россия" партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә алкогольле продукцияне сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итте.


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Әгерҗе муниципаль районының Бима авыл җирлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары О.А.Баженова һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы вәкиле Р.Д.Яппарова катнашында халыкны күчмә кабул итү үткәрелде.


20
август, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 20 августында Минзәлә муниципаль районының Кадрәк авыл җирлегендә муниципаль берәмлек башлыгы Сәлахов Айдар Фәслах улы, Башкарма комитет җитәкчесе Нәҗмиев Камил Рим улы катнашында семинар-киңәшмә узды

2019 елның 20 августында Биектау муниципаль районының Каенлык авыл җирлеге хакимияте бинасында Казан территориаль органы башлыгы М.И. Егорова гражданнарны кабул итте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International