ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы телефон аша сатучының гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте. Сатучы кулланучының сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турындагы таләбен үтәүдән баш тарткан. Яңа ел бәйрәмнәрендә ир-ат үзенә бүләк ясарга карар итә һәм кибеттән дрель-шуруповерт сатып ала, ләкин ун көннән соң ул ватыла. Сатып алучы сатучыга акчаны кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итә, ләкин ул бары тик ремонт кына тәкъдим итә. Кулланучы моның белән килешми һәм үз хокукларын яклау өчен Чистай территориаль органына мөрәҗәгать итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Әтнә районында шәхси эшмәкәр З.Т. Минаева сәүдә объектында он продукциясе күргәзмәсе презентациясе үткәрелде. Анда үз җитештерү продукциясе тәкъдим ителгән иде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына гражданка Р. дәгъва тәртибен үтәү планында кулланучылар хокукларын яклау буенча законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Гражданка кунак бүлмәсенә җиһазлар сатып алган, ләкин товар сыйфатсыз булып чыккан. Нәтиҗәдә, товар өчен акчалата сумманы кире кайтару турында дәгъва төзелә. Сатучы дәгъваны үзе кабул итүдән баш тартканга күрә, дәгъва почта аша тапшыру турында хәбәр белән кушымтаның исемлеге белән җибәрелә. Әмма контрагент аны элемтә бүлегендә алмый һәм бер айдан соң ул кире кайта. Бу гамәлләрне суд претензия тәртибе үтәлгән дип санармы?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре узды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шунда ук актив профилактика эшенә кушылды. «Чаллы - базар» сәүдә үзәге эшкуарлары өчен күчмә чара 2024 елның 12 гыйнварында уздырылды. Эшмәкәрләргә ваклап сату-алу килешүе  буенча товар сату кагыйдәләре, сатучы һәм кулланучының хокуклары һәм бурычлары аңлатыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

2024 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре шәхси эшмәкәрләр Галимуллина Р.А. һәм Шәйхетдинова Ф. А. (Кукмара районы) сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен сәүдә өлкәсендә семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Августина» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Алдагы рецензиядә без сыйфатсыз товар сатып алган очракта сатып алучының беренче адымы турында сөйләдек – бу дәгъва төзү.

Әгәр сатучы (җитештерүче) нинди дә булса сәбәпләр аркасында дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тартса, үз хокукларын яклау буенча чираттагы адым - судка дәгъва гаризасы бирү.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша граждан А. гарантияле ремонт өчен сатучыга тапшырылган почмаклы шлифовкалау машинасы (болгарка) зыян күргән очракта кулланучының хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре шәхчи эшмәкәр П.А. И. сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау буенча сатучылар һәм эшмәкәрләр өчен сәүдә кагыйдәләренә багышланган укыту семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Яңа ел бәйрәмнәре дә үтте. Бу бәйрәмалдыннан бүләкләр эзләү башлана. Еш кына бу ыгы-зыгыда кешеләр кирәк булмаска мөмкин товарларны сатып алалар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Яңа ел көннәрендә шәһәр кибетендә бер хәлнең шаһиты булдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International