Теләче муниципаль районының Абды авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә консультация сорап кулланучы мөрәҗәгать итте. Агымдагы елның гыйнварында 12 айлык гарантия срогы куелган кер юу машинасы сатып алынган, ә сентябрьдә ул эшләми башлый. Бу очракта ничек эш итәргә? Закон буенча товарны алыштыруны яки сыйфатсыз кер юу машинасы өчен акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкинме?
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстанның республика оешмасының Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль бүлеге белгече белән берлектә Түбән Кама районының «1 номерлы Кама Аланы урта мәктәбе» МББУда укучылар өчен «Акыллы кулланучы» дип аталган дәрес үткәрделәр. Дәрес барышында түбәндәге сораулар каралды:
- кем ул акыллы кулланучы, товар сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк;
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы Кайнар линия телефонына шалтырату килде:
- Пәрдәләр тегүгә заказ биргәндә, сатучыдан миңа караңгы һәм яктылыкны үткәрми торган блэкаут пәрдәләре тәкъдим итүен сорадым. Баламның яктылыкта йокламавын аңлаттым, шуңа күрә миңа төнге кебек караңгы пәрдәләр кирәк. Тәкъдим ителгән вариантлардан мин бер төрле материал сайладым, һәм алар миңа заказ буенча пәрдәләр тектеләр. Пәрдәләрне бүлмә тәрәзәсенә элеп куйгач, мин алар аша яктылык үтүен күрдем.
2023 елның 04 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Күн авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә ччыкмыйча гына хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Әлки районының «Hair Salon» матурлык салонында эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъект өчен укыту семинары үткәрде.
Кулланучылар базарында һәм алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре тарафыннан Кукмара районының Нырья авылында урнашкан Авылым ҖЧҖнең «Вильмон» кибетендә профилактик визит үткәрелде.
Октябрьнең беренче көннәрендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде.
2023 елның 2 октябрендә Буа районы Түбән Наратбаш авыл җирлеге мәдәният йортында «Ядкәр» фольклор ансамбле катнашучылары белән очрашу узды. Ансамбльдә нигездә пенсионерлар чыгыш ясый. Очрашу актив әңгәмә формасында һәм дустанә атмосферада узды, ветераннар яшьлек елларын искә төшерделәр, халык җырларын җырладылар.
1 октябрьдә Нурлат шәһәрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Авыл җирлекләре, район авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр ярминкәдә үз продукцияләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.