- Товар өчен түләдем, ә ул һаман да юк, - дип товар өчен түләнгән акча турында борчылып кулланучы Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итте. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре киңәше буенча ул сатып алу-сату килешүе төзелгән кибет җитәкчелеге адресына язмача дәгъва җибәргән. Җавап үзен озак көттерми: берничә көннән соң йортта яңа ишек барлыкка килә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Мурзина Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре шәхси эшмәкәр Г.Х. Низамиева сәүдә объекты территориясендә азык-төлек булмаган товарлар төркемен сатучы хуҗалык итүче субъект өчен укыту семинары үткәрде.
Хокукый мөнәсәбәтләрдә һәм РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән көйләнгән мөнәсәбәтләрдә, аерым алганда, куелган сроклар зур әһәмияткә ия. Ләкин, еш кына кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү вакыты үтәлми. Кулланучы килешүне өзүне һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итсә дә, сатучы товарның сыйфатын тикшерү өчен егерме көнгә кабул итә.
Бөтен халык арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә гражданнарны кабул итә.
Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына ярашлы рәвештә эшләнгән товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре көйли.
Август аенда Лениногорск шәһәрендә ишегалды бәйрәмнәре башлана, аларны шәһәрнең барлык хезмәтләрен чакырып, иҗтимагый үзидарә территориаль органнары (ТОСы) үткәрә. Мондый чараларда төрле яшьтәге гражданнар төрле сораулары белән җыела, алар арасында кулланучылар буларак хокуклары бозылганнар да бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре шәхси эшмәкәр А.И. Ганиев кибетендә азык-төлек товарлары төркемен сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.
Анда катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хокукларын яклау турында мәгълүмат җиткерелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә предприятие хезмәткәрләренең белемнәрен арттыру максатыннан «Удача» кафесында укыту семинары үткәрде.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы телефон аша интернет-кибеттә сатып алынган сыйфатлы товарны кире кайтару өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Граждан Интернет аша дрель – шуруповерт сатып ала. Кабул итеп алгач, товарның техник характеристикалары аны канәгатьләндермәгәнлеге ачыкланган.