2021 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече хосусый эшмәкәр В.В. Елисееваның «500 вак – төяк» кибетендә семинар үткәрде.
2021 елның 18 гыйнварында Арча муниципаль районының Түбән Мәтәскә авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү оштырылды. Әлеге чарада Арча муниципаль районының Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин һәм җирле үзидарә белгечләре катнашты.
Үтүк - йорттагы иң кирәкле электр приборларының берсе, әмма анда, көнкүреш техникасының теләсә кайсы предметындагы кебек үк, төзексезлекләр булырга. Мәсәлән, сез җиһазны электр челтәренә тотыштырдыгыз, күпмедер вакыт көттегез һәм аңладыгыз - уүтүк элеккечә үк салкын. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә нәкъ менә шул сәбәп белән Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый белемен арттыру һәм халыкка мәгълүмат бирү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрелде.
2011 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Эдельвейс» СК АҖ кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына бер хатын-кыз индивидуаль эшкуарның йокы гарнитурын ясау һәм китерүгә шартнамә үтәү өлешендә гамәлләре, дөресрәге, башкармаган гамәлләре турында шикаять белән мөрәҗәгать итте. Килешү узган елның ноябрь аенда ук төзелгән булган, килешүне үтәү срогы кырык ике эш көне тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына кулланучы шкаф-купе өчен түләнгән акчаны кире кайтаруда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Хәл түбәндәгечә: кулланучы 39900 сумлык мебель, аерым алганда «Турин» моделе шкафын сатып алу өчен килешү төзегән. Шкаф куелачак бүлмәне кабат үлчәгәннән соң, аның күләме буенча туры килмәве ачыкланган.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, үз хисабына ремонт, бәяләү, алыштыру һәм кире кайтару өчен 5 килограммнан артык авырлыктагы зур габаритлы товарны китерү өлешендә, сатучыга өстәмә бурыч билгели.
Күпләр белмиләр дә, әгәр эш вакытында һәм ул җитешсезлекләрсез башкарыла икән, кулланучы теләсә кайсы вакытта, нинди дә булса сәбәп күрсәтмичә, эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында теләсә кайсы килешүне өзәргә хокуклы. Бу хокукны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 32 статьясы бирә. Шул ук вакытта кулланучының шартнамә үтәлешеннән баш тартуы хезмәт күрсәтү башланганчыга кадәр дә, аны күрсәтү процессында да булырга мөмкин.
Казан территориаль органы белгечләрнең гражданнарның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча телефон аша, кабул итүләрдә консультацияләр үткәрү, шулай ук гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү мөмкинлеге турында искә төшерә.