2020 елның 18 нче мартында Әтнә муниципаль районы Күңгәр урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина 8-11 нче сыйныф укучылары арасында «Кулланучы хокукларын өйрәнәбез», «Рациональ кулланучы» темаларына сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Көн саен кешеләр үзләре, гаиләсе, якыннары өчен, йортка яки фатирга җитештерүчеләрдән, шулай ук арадашчы-сатучылардан товарлар сатып ала. Миллионнарча россияле көн саен кулланучы ролендә катнаша, ә РФ законнары аларга тулы кыйммәтле мәгълүмат алу, әйберне ирекле сайлап алу, иминлек, зыянны түләттерү, сау-сәламәт тышкы тирәлек хокукын тәэмин итә.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече ТР «Күпфункцияле үзәк» ДБУ Минзәлә филиалында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирде. Безнең һәркайсыбыз көн саен диярлек нәрсәдер сатып ала яки нинди дә булса хезмәтләрдән файдалана, ягъни кулланучы мөнәсәбәтләрендә катнаша. Россия Федерациясе законнарында кулланучыларның хокуклары шактый ышанычлы якланган. Фәкать андагы барлык механизмнарны файдалана белергә, әлеге законнардагы нечкәлекләрне өйрәнергә һәм гамәлдә куллана белергә генә кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Баулы районы буенча Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева, Баулы муниципаль районының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге белгече Низамова Индира белән берлектә, кулланучыларның хокукларын яклау буенча чаралар комплексы үткәрде.
2020 елның 13 нче мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Татарстан Республикасы Алабуга районы КФҮ» ДБУ филиалында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча халыкка консультацияләр бирде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре шәһәр автобусында пассажирларның кулланучы буларак хокукларын яклауга бәйле сорауларына җавап бирде. Халык начар хезмәт күрсәтелгәндә яки браклы товар сатып алган очракта нишләргә кирәклеге турында белде.
Бүген Казан шәһәре Яңа Савин районының 146 номерлы "Ресурс" лицеенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиадада җиңүче баланы бүләкләү тантанасы булды.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Әтнә районының Күәм авылында кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Сыйфат атналыгын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Шакирова, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлекчәсе хезмәткәре белән берлектә, Балтач районы Күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесе филиалында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законын аңлату максатыннан чара үткәрде. Чараның төп максаты – халыкны грамоталылыкка өйрәтү.