- Миңа нишләргә? - дип мөрәҗәгать итте кулланучы ярдәм сорап Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә. 2022 елда кибетләрнең берсендә ул, гарантия срогы җиде ел тәшкил иткән тупланма су җылыткыч бак сатып алган. Быел бак агып чыккан, шуңа бәйле рәвештә товарны сервис үзәгенә тапшырырга туры килде, ди ул.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәрендәге «АвтоЗапчасть» кибетендә эшмәкәрләр һәм сатып алучылар өчен семинар үткәрделәр. Бүлек җитәкчесе Ләйсән Абдуллина запас частьләр сату турындагы закон нормаларын аңлатты. Сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезендә хокукларын һәм бурычларын искә төшерделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты «Илфани» гипермаркетында хезмәткәрләр инициативасы белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча укыту семинары оештырды.
Сатучыларның барлык сораулары тиешле сыйфатлы товарларны кайтаруга, ягъни көнкүреш газ җиһазларын һәм җайланмаларын алмаштыруга кагылган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Урта Аты авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Грамоталы кулланучы» акциясен дәвам итәләр һәм кулланучылар белән очрашалар.
Татарстан Республикасы халкының куллану белеме дәрәҗәсен күтәрү, ышанычлы кулланучы тәрбияләү – мондый чараларны үткәрүнең төп максаты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Алексеевск бистәсендәге «Магнит» кибетендә укыту семинары үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең «Эссен» сәүдә үзәгендә «Аучы – балыкчы» бүлегендә профилактик чара уздырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Кукмара шәһәрендәге «Тәмле Тамак» азык-төлек кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Намуссыз сатучылар, җитештерүчеләр, башкаручылар яисә хуҗалык эшчәнлегенең башка субъектлары кулланучы мәнфәгатьләрен бозган очракта, һәр граждан үз мәнфәгатьләрен яклауга законлы хокукка ия. Шуңа бәйле рәвештә җирле үзидарә органнары урыннарда халыкка хокукый ярдәм күрсәтүне тәэмин итүдә мөһим роль уйный.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре базарларында хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар белән семинарлар үткәрделәр.