Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә авылындагы «Магнит» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сатып алучылар өчен консультация өстәле үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына барды. Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм кулланучылар белән хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелде.
Кулланучы хокукларын яклау өчен, аларны белергә кирәк. Шуңа күрә кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатында, Түбән Кама муниципаль районының «Энергия» Яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Кулланучылар хокукларын өйрәнәбез» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре базарларда даими нигездә кизү торалар, бу кулланучылар мөрәҗәгатьләрен профилактикалау һәм карау максатларында актуаль булып тора. Гражданнар күпләп җыела торган урыннарда профилактика һәм кизү тору чаралары нәтиҗәсендә базарларда эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләрнең гамәлләренә һәм гамәл кылмауларына керә торган мөрәҗәгатьләр саны кими.
Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән семинарлар үткәрде.
Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районы КФҮ ДБУ филиалында консультация өстәле оештырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре халыкны Азнакай районы КФҮ ДБУ филиалындагы консультация пунктында кабул итте. Чара барышында гражданнарга кулланучылар законнары нигезләре аңлатылды:
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Спас районы территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык субъектлары өчен даими нигездә чаралар үткәрә. Чираттагы очрашу «Зубр» ҖЧҖнең «Хлебный» кибетендә узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Алексеевск бүлеге белгечләре Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдәге КФҮ филиалында кизү тордылар.
Әлмәт территориаль органына сыйфатсыз башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр - кием-салымны ремонтлау һәм тегү, аяк киемнәрен ремонтлау, чәчтарашханә хезмәтләре, келәмнәрне чистарту буенча хезмәтләр турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә. Шуңа бәйле рәвештә, Әлмәт территориаль органы белгечләре хуҗалык итүче субъектлар өчен эш башкаруга һәм хезмәт күрсәтүгә карата кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатында күчмә чаралар үткәрә.