2020 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чаралары үткәрү барышында «Автоградбанк» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату факты ачыкланды. 305,05 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.6 ст. 3 өлеше буенча административ эш кузгатылды.
Һәр кибеттә "Алкоголь 18 яшькә җиткән затларга гына җибәрелә", - дип язылган игълан бар. Бу кагыйдә турында беренче чиратта сатучылар-кассирлар истә тотарга тиеш. Тик нишләптер еш кына сатучылар кагыйдәләрне үтәми һәм яшь кешеләрдән паспорт сорамый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» ДМСына гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Нурлат шәһәре кибетләренә барып кайттылар.
Азнакай районы прокуратурасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре белән берлектә, Азнакай районы территориясендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарның үтәлешен тикшерү барышында берьюлы ике кибеттә хокук бозу очракларын ачыклады.
2020 елның 26 ноябрендә Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге вәкилләре белән берлектә, Ноксинский спуск урамында урнашкан сәүдә объектында алкогольле продукциянең, аерым алганда җитештерү һәм аның әйләнеше легальлеген раслаучы документларсыз гына сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда фактын ачыклады.
«Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр билгеләнде, шулай ук алкогольне ваклап сатуны тыю шартлары санап үтелгән. Әлеге документ нигезендә 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр алкогольле продукция сатуны тыю гамәлдә.
17 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Росалкогольрегулированиенең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оператив муниципальара контроль бүлеге һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәре территориясендә контроль чаралар үткәрделәр.
2020 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре Киров районы территориясендә контрольлек чаралары үткәрү барышында бер сәүдә объектында тиешле булмаган вакытта алкогольле продукция сату фактын ачыкланды.
2020 елның тугыз аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Әлмәт районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә контрольлек итү буенча 155 чара үткәрде, аларның 122се Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә башкарылды. 1529 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, 2020 елның 23 сентябрендә һәм 8 октябрендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозу очракларын ачыклады. Азнакай районының Тымытык авылында һәм Югары Стәрле авылында урнашкан ике кибеттә уннан артык атамадагы сыраны озату документларыннан башка гына ваклап сату фактлары ачыкланды.