Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина һәм контроль–инспекция бүлеге белгече Илшат Бәдретдинов мәктәп укучылары арасында хокукый культураны һәм грамоталылыкны арттыру, актив гражданлык тормыш позициясен формалаштыру, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә игътибарны җәлеп итү максатында Кукмара районындагы Ваһапов исемендәге мәктәп китапханәсендә сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге хезмәткәре профилактика эшләре кысаларында Зәй муниципаль районының Александр-Слобода һәм Новоспасск мәктәпләре укучылары белән очрашу үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «СПА Салон»да профилактик чара үткәрделәр. Шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән кулланучылар өчен сыйфатлы һәм куркынычсыз хезмәтләр күрсәтү темасына аралаштылар, шулай ук ясалма интеллект аша хезмәтләр алуда уяу булырга кирәклеге турында сөйләштеләр, чөнки аны куллану һәрвакытта да уңай нәтиҗә бирә алмый, аның тискәре нәтиҗәләре дә булырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенед Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова Тәтеш муниципаль районының Килдеш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы бүлеге хезмәткәрләре «З.к.» кибетендә балигъ булмаган кешегә алкогольле продукция сату фактын ачыкладылар.
Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 0,9 литр тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Гвардия урамы, 53 б адресы буенча «Садыр» азык-төлек базары территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән укыту семинарлары үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре чәчтараш хезмәтләре күрсәтүче белгечләр өчен укыту семинары үткәрделәр.
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Яңа Чишмә муниципаль районының МТЗ һәм социаль яклау бүлегендә консультация өстәле үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм ТР буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре ай саен Нурлат шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр бирә.
Балтач муниципаль районының Балтач шәһәр тибындагы ярминкә мәйданында һәр пәнҗешәмбе Татарстан Республикасының җирле җитештерүчеләренең продукцияләрен сату ярминкәсе уза.
Ярминкәнең максаты - җирле җитештерү продукциясе товарларын алга этәрү, шулай ук кече бизнеста катнашучыларга ярдәм итү.