ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Мәмдәл авыл җирлегендә халыкның куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

6
март, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 6 мартында Балтач муниципаль районының Югары Субаш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Шул ук урында авыл җирлеге белгечләре өчен семинар үткәрелде. Әлеге чараларның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау. 

Тэги: гражданнарны кабул итү

21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре һәм сәүдә кагыйдәләре аңлатылды.


17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 16 гыйнварында Балтач муниципаль районының Күгәнер авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров чираттагы күчмә кабул итү үткәрде. Шунда ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә авыл җирлеге белгечләре өчен семинар үткәрелде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Кулланучылар белемен арттыру чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова «Вьетнам» сәүдә комплексында гражданнарны кабул итте.

Тэги: гражданнарны кабул итү

17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Кукмара районының Манзарас авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече эксперт Илшат Бәдретдинов катнашында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсе мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Тэги: гражданнарны кабул итү

14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Кибәче авыл җирлегендә халыкның куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Мәшләк авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Товар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тәкъдим ителергә тиеш, сатыла торган товарларга бәяләрнең ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслана, төгәл үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында сөйләделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2
сентябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 1 сентябрендә Теләче муниципаль районының Олы авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырып үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

15
март, 2022 ел
сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында 2022 елның 14 мартында Луч бистәсендә яшәүчеләр белән очрашу оештырды һәм Чистай авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International