ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Урта белем бирү учреждениеләренең 8-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен уздырыла торган республика Олимпиадасының беренче туры узды. Исегезгә төшерәбез, быел Олимпиада 12 мәртәбә уздырыла.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының 36 нчы мәктәбе командасы «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына үткәрелә торган Олимпиадага тырышып әзерләнә. Олимпиадага әзерләнүдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмгә килә. 

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

16
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Биектау районы мәктәпләренең педагогик составы белән берлектә 8, 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары белән семинарлар үткәрде.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы консультанты Чистай муниципаль районы Чистай Выселькасы мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы бүлеге белгечләре Алексеевскиның 2 нче урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

28
август, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 2 сентябреннән 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына 12 нче республика олимпиадасы старт ала.

Олимпиаданы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра.

Олимпиаданы уздыру вакыты:

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына унберенче олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында балаларны әзерләгән педагогларны һәм номинантларны бүләкләү булды.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасында кулланучылар мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Әлмәт шәһәренең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Исмәгыйлева Оксана Владимировнага, шулай ук мәктәп директорына һәм 17 нче гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Смирнова Эльза Николаевнага Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

29
декабрь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Елена Сазонова Тәтеш муниципаль районының «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрде һәм кулланучылар хокукларын яклау темасына үткәрелгән Олимпиаданың өченче турына узган укучыны котлады. Аңа Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе логотибы белән истәлекле бүләк тапшырды. Укучыны әзерләгән укытучыга «Татарстан Республикасында кулланучылар мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше өчен» рәхмәт хаты тапшырылды.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

27
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә Арча, Балтач, Кукмара һәм Теләче районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Быел алар территориаль орган буенча барлыгы унөч кеше.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International