Өлкәннәр көнен октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтәбез. Бу тантана халыкара статуска ия. Бәйрәмнең тарихы узган гасырның 70 нче елларыннан ук башлана.
Кемдер: «ә бу бәйрәм ни өчен кирәк?» дигән сорау бирергә мөмкин. Җәмгыятьнең игътибарын өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына һәм кыенлыкларына җәлеп итәр өчен кирәк бу бәйрәм. Бу көн өлкәннәрнең җәмгыять тормышында нинди зур өлеш кертүләрен онытмас өчен кирәк. Шуны истә тотарга кирәк, өлкән буын көн саен мәхәббәт һәм кайгыртуга мохтаҗ.