Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Баулы районы Александровка мәктәбе укучылары өчен мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Дәрес барышында балалар Россиядә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең 1992 елдан башлап ел саен 15 мартта уздырылуын белделәр. Балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен үткәрүнең максаты турында сөйләделәр.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты хезмәткәрләре Казан метрополитенының «Кремль» станциясе территориясендә шәһәр халкы өчен консультация өстәле оештырдылар. Чараның төп темасы: «Сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыру кагыйдәләре», шулай ук сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучының гамәлләре.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «Изгелек» физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү үзәгендә чираттагы профилактик чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мичән авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Венера Өметбаева Яшел Үзәндәге 17 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен дәрес оештырды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Наталья Платонова һәм Наталья Нигаматуллина Лениногорск муниципаль районы икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече Ольга Есипова белән берлектә Лениногорск муниципаль районының Тимәш авыл җирлегендә халыкны кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Шәдке авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.
Коррупция икътисад үсешенә, дәүләт идарәсе процессларының тотрыклылыгына, хакимият белән җәмгыять арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә турыдан-туры тискәре йогынты ясый торган тотрыксызландыручы фактор булып кала бирә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова, контрольдә тотылучы зат мөрәҗәгате буенча, «Омега» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата консультация үткәрде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Саба районының Сабабаш урта мәктәбе укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.