17 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында 2024 елгы «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика Олимпиадасы номинантларын котлауларга старт бирелде.
Яр Чаллы территориаль органы җитәкчесе урынбасары Лилия Муллина номинантларга лаеклы бүләкләр тапшырды:
Кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара районы территориясендә эшкуарлык эшчәнлеге алып баручы сәүдә объектларында булдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Г.Х. Асатова сәүдә объектында (Арча районы) укыту семинары үткәрделәр. Биредә хатын-кыз киемнәре белән сәүдә итәләр. Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды
Әлмәттә саңгыраулар җәмгыяте ишетү сәләте бозылган кешеләргә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Инвалидлар өчен мәгълүмат һәм хезмәтләр алу мөмкинлеген тәэмин итү, шулай ук аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау аларның эшенең мөһим өлеше булып тора.
Кукмара районы Нырья авыл җирлегенең Нырья авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр. Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителгән иде.
Әтнә муниципаль районында һәр җомгада авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.
Ярминкәләрнең бурычы - шәхси җитештерүчеләргә үзләре җитештергән продукцияне сатуда ярдәм итү һәм продукцияне сатуда өстәмә канал булдыру. Район халкы мондый чараларда актив катнаша. Ит, балык, сөт, эремчек, каймак, сыр, йорт тавыклары, казылык, яшелчә, җиләк – җимеш һәм кондитер эшләнмәләре - боларның барысын да прилавкаларда күрергә мөмкин иде. Җитештерүчеләр үз товарлары өчен сатып алучылар таба, ә икенчеләре, үз чиратында, яхшы экологик чиста продукциягә ия була.
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Башкарма комитетында район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров катнашында алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Чарада «Алкоторг» ҖЧҖ, «Белый Кремль «сыра заводы» ҖЧҖ вәкилләре, Баулы муниципаль районының сәүдә объектлары җитәкчеләре һәм вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм Казан шәһәренең Яңа Савин районы администрациясе хезмәткәрләре «Лента» сәүдә-күңел ачу комплексында чара үткәрделәр.
2023 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителүе турында Указга кул куйды. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга да аерым игътибар бирелә.
Быел Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы консультанты Эльвира Салихованың әти-әнисе алтын туйларын билгеләп үттеләр. Салиховлар Илгиз Латыйп улы һәм Дамира Абдулла кызы 1972 елда Чаллы шәһәрендә танышалар һәм 1974 елда гаилә корып җибәрәләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Алкольголь инспециясенең Әлмәт территориаль органы белгече Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге белгече һәм Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалының Лениногорск бүлеге вәкиле белән берлектә «Озын гомер» социаль ярдәм үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен финанс белеме буенча семинар үткәрделәр. Чара видеоэлемтә режимында уздырылды.