ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетында этил спирты һәм алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Агымдагы елның 11 аена йомгак ясалды, комиссия әгъзаларының башкарылган эшләр турында хисаплары тыңланды һәм киләсе, 2025 елга максат-бурычлар билгеләнде.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

«Затлы» сәүдә үзәгендә кизү торганда Арча территориаль органы белгечләренә кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:

 - Кибеттән үрнәк буенча ишекләргә заказ бирдем. Бер айдан соң, берничә ишектә шпон катламы аерыла башлады. Сатып алу урыны буенча сыйфатсыз ишекләрне алмаштыруны таләп итеп мөрәҗәгать иткәндә, минем таләпләрне үтәүдән баш тарттылар һәм аларны ремонтларга гына тәкъдим иттеләр. Гарантия срогы чыкмаган әле. Мин ишекләрне ремонтлаудан баш тарта аламмы һәм сыйфатсыз ишекләрне алыштыруны таләп итә аламмы?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

20
декабрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы узачак. Анда республиканың сәүдә объектларында сатыла торган күбекле шәрабларга дегустация узачак.

Тэги: дегустация

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылында урнашкан Г.Г. Гыйльмуллина шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына авыл кешесе «В.» маркетплейсы аша кар машинасы өчен сатып алынган сыйфатсыз аккумулятор өчен акчаны кире кайтаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Ир-атка товарны заказлар бирү пунктында аны түләгәннән соң гына биргәннәр. Шунда ук төргәкне ачканнан соң аккумулятор корпусында зур булмаган ярык булуы ачыкланган, ул аны тиешле урында куллану мөмкинлеген чикли. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районының Лесхоз мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

2024 елның декабрендә спирт һәм алкоголь продукциясен җитештерү һәм әйләнеше күләмнәре турында Белешмәләр 2025 елның 01 гыйнварыннан 14 гыйнварына кадәр автоматлаштырылган рәвештә кабул ителәчәк.

Тэги: белешмәләр кабул итү

19
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Ул Яңа ел алдыннан балаларның хыялларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Әлеге инициатива кысаларында ул Луганск өлкәсенең Рубежное шәһәрендә яшәүче өч балаланың теләкләрен сайлап алды һәм аларга күптән көтелгән Яңа ел бүләкләрен: музыкаль робот, планшет һәм чыбыксыз колакчыннар җибәрде. Бу акция балалар өчен бәйрәм кәефе тудыруга юнәлдерелгән  мөһим адым булды һәм барыбызга да, бигрәк тә Яңа ел алдыннан,  изге гамәлләрнең мөһимлеген искәртте.

Тэги: Теләкләр чыршысы

2024 елның 18 декабрендә «Татспиртпром» АҖнең «Мамадыш спирт заводы» филиалында алкоголь продукциясе буенча Республика ведомствоара дегустация комиссиясенең (алга таба – дегустация комиссиясе) күчмә утырышы булды.

Утырыш кысаларында «Татспиртпром» АҖ филиалы «Мамадыш спирт заводы» Россиядә җитештерелгән Виски дистиллятларын һәм «Татспиртпром» АҖ филиалы «VIGROSSO» Россиядә җитештерелгән Виски дистиллятларын ачык дегустацияләү үткәрелде.

Тэги: дегустация комиссиясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International