ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) кысаларында, шул исәптән күрсәтелгән эшчәнлеккә лицензия таләпләре кысаларында, «Инспектор» платформасында «Изобилие» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяткә карата видео-конференц-элемтә кулланып, профилактик визит үткәрде.

Тэги: профилактик визит

«Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе Оештыру комитеты белән берлектә шәһәрнең яр буе паркында «Татарстан кроссы - 2024» массакүләм йөгерү-ярышын уздырды.

Тэги: Татарстан кроссы

Финанс министрлыгы бизнеска алкоголь сатуга лицензияләр алу буенча дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне оптимальләштерә торган закон проектын әзерләде.

Закон проекты кибетләрдә һәм җәмәгать туклануы пунктларында алкогольне ваклап сату өчен лицензияләр алуга гаризаларны карау вакытын 30 көн урынына 15 эш көненә кадәр кыскартуны күздә тота.

Дәүләт Думасында беренче укылышта һәр сәүдә яки җәмәгать туклану объекты өчен алкогольне ваклап сатуга лицензия бирү яки озайту өчен елына 20 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы кертү турында закон проекты кабул ителде. Документның инициаторлары булып Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин җитәкчелегендәге депутатлар төркеме чыгыш ясады.


27
сентябрь, 2024 ел
җомга

Заманча мәгълүмати тәэмин итү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Алабуга муниципаль районының «Нурана» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча семинар-укулар үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында территориаль бүлеге юристы белән берлектә 8 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына сыйныфтан тыш чара үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев Актаныш авылындагы «Садовник» кибетендә сатып алучылар өчен уку семинары үткәрде. Монда орлыклар, үсентеләр, агрохимикатлар сатыла. Әңгәмә барышында кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының маддәләре аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе - Координация советы рәисе урынбасары Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы утырышы булды.

Тэги: Координация советы утырышы

Бүген структур бүлекчәләр башлыклары 2024 елның 9 аендагы эш йомгаклары буенча айлык хисап киңәшмәсе уздырдылар. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.

Тэги: йомгаклау киңәшмәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International