2023 елның 24 июлендәге 369-ФЗ номерлы Федераль закон белән «Милли түләү системасы турында» 2011 елның 27 июнендәге 161-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
2024 елның 25 июленнән үзгәрешләр нигезендә, банклар акчаларны исәптән чыгарганчы мошенниклык билгеләре булуга барлык күчерүләрне тикшерергә, шул исәптән РФ Үзәк Банкы мәгълүматлары базасы белән чагыштырырга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча идарәсеннән гражданин Б.ның Үзәк базардагы павильонда спиртлы сыеклык (100 мл күләмендәге 95% спирт-этил, җитештерүчесе «Гиппократ» ҖЧҖ, 3 данә) сатып алу факты буенча тикшерү материалы килде. Сатып алучының аңлатуыннан күренгәнчә, сыеклык эчү өчен сатып алынган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булды. Ял итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы аңлатылды
Профилактика чаралары кысаларында Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы халкы өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча акция уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге алып баручы-белгече Илшат Бәдретдинов Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Починок-Көчек авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әгерҗе шәһәренең кулланучылары һәм эшмәкәрләре өчен күчмә чара үткәрделәр.
Сәфәрнең максаты - төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрү һәм кулланучылар базары мәсьәләләре буенча профилактик эш алып бару.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә җылыту казанының тотрыклы эшләве өчен куела торган киеренкелек стабилизаторында җитешсезлекләр килеп чыгу соравы белән Арча кешесе мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында районның полиция бүлеге бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов хокук саклау органы хезмәткәрләре белән очрашты. Алкогольне ваклап сату күләме спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча эшнең ничек оештырылуына кагылышлы сораулар күтәрелде.
Көнкүреш химиясе - заманча кеше көн саен диярлек кулланырга мәҗбүр булган продуктларның тулы бер комплексының гомуми төшенчәсе. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Балтач районында Гыйбадуллин М.Р. шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең сәүдә объектында сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Менделеевскидагы «Магнит» кибете хезмәткәрләре белән очрашты.
Белгечләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законын, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Карарын аңлаттылар.