ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Балык Бистәсе муниципаль районының Шумбут авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итте.

Авыл халкы үзләрен кызыксындырган проблемалар буенча консультацияләр алды, алар нигездә сәүдә өлкәсенә кагыла:

Тэги: гражданнарны кабул итү

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «С» кибетләрендә спиртлы продукцияне ваклап сату очраклары ачыкланды:

- йөз тиресен карау өчен «95 процентлы антибактериаль лосьон» составында этил спирты 75 процентка кадәр, һәркайсының сыйдырышлылыгы 100мл, 4х100мл җыелмасы өчен 125 сум 00 тиен.

Тэги: алкоголь продукциясен законсыз сату

2023 елның 04 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Күн авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан читкә ччыкмыйча гына хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Әлки районының «Hair Salon» матурлык салонында эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъект өчен укыту семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

1 октябрьдә Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада старт алды. Өлкәннәр көне өлкән буынның тормышына игътибар итәргә, өченче яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларына һәм проблемаларына игътибар итүнең мөһимлеген искә төшерергә, аларга иҗат һәм ял итү өчен шартлар тудырырга тиеш.


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Матур традиция буенча, Халыкара өлкәннәр көненә Алексеевск районы мәдәният йортында бәйрәм чаралары узды. Бәйрәм кунаклары өчен фойеда сыйлау оештырылган иде. Шулай ук кунакларга ветераннар Советы һәм башка өлкән яшьтәге осталар әзерләгән картиналар һәм эшләнмәләр күргәзмәсе тәкъдим ителде, эшләнмәләрне кисү һәм спица белән бәйләү буенча мастер-класслар үткәрелде. Халык үзешчән артистлары, шул исәптән балалар коллективлары тамашачылар өчен матур концерт программасы әзерләделәр.

Тэги: Өлкәннәр көне

Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда Халыкара өлкәннәр көне хөрмәтенә бәйрәм концерты узды.

Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова әлеге чарада катнашты һәм өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

Тэги: Өлкәннәр көне

Кулланучылар базарында һәм алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре тарафыннан Кукмара районының Нырья авылында урнашкан Авылым ҖЧҖнең «Вильмон» кибетендә профилактик визит үткәрелде.

 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау профилактик визит

Октябрьнең беренче көннәрендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде.

2023 елның 2 октябрендә Буа районы Түбән Наратбаш авыл җирлеге мәдәният йортында «Ядкәр» фольклор ансамбле катнашучылары белән очрашу узды. Ансамбльдә нигездә пенсионерлар чыгыш ясый. Очрашу актив әңгәмә формасында һәм дустанә атмосферада узды, ветераннар яшьлек елларын искә төшерделәр, халык җырларын җырладылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

1 октябрьдә Нурлат шәһәрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Авыл җирлекләре, район авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр ярминкәдә үз продукцияләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International