ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында Түбән Кама шәһәрендәге кафега карата профилактик визит үткәрделәр.

Тэги: профилактик визит

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә үткәрелә торган социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы кибет сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту белән бергә бара. 

Тэги: бәяләргә мониторинг

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз телефон аша дистанцион ысул белән сатып алынган тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару мәсьәләсе буенча консультация сорап мөрәҗәгать итте. Ул Интернет аша ир-ат өчен бүләк итеп кул сәгатен сатып алган. Әмма ире циферблатның дизайнын хупламый, һәм ул товардан баш тартырга карар итә, ләкин ничек эш итәргә белми.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

5
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын бозуны булдырмау һәм кисәтү максатыннан кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык субъектлары вәкилләре белән даими рәвештә консультация-аңлату эше алып баралар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Белем көне - ул безгә белем алуның никадәр кыйммәтле булуын, һәр укучы өчен дөньяда үз урынын табу, кешеләргә, илгә файдалы булачак һөнәрне үзләштерү омтылышының никадәр актуаль булуын искә төшерә торган бәйрәм.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Иске Казан авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова әлеге торак пунктта эшләүче авыл муниципаль хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

4
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Укучыларның кулланучылар белемен арттыруга багышланган озак сроклы максатчан программа чараларын үтәү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча республика Олимпиадасын инде беренче ел гына үткәрми.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау турында Олимпиада

Кулланучылар белеме - безнең барлыгыбыз! Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы форпосты активистлары дәүләт структуралары хезмәткәрләренә кулланучылар белемен арттыруда, гражданнар арасында кулланучылар базарының төрле темаларына мәгълүмат таратуда ярдәм итәләр.

Тэги: кулланучылар белеме

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы территориясендә кибет хезмәткәрләре өчен чара үткәрде. Мәнфәгатьләр конфликты һәм коррупцияне булдырмау буенча чараларны үтәү турында сөйләделәр.

Тэги: коррупциягә каршы тору

1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 75 гимназия укучыларын яңа уку елы башлану белән котлады.

- Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Сезне Белем көне белән котлыйм! Бу көн безнең һәрберебез өчен үзенчәлекле һәм мәгънәле. Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән мәгарифнең мавыктыргыч дөньясын ачучы педагогларга рәхмәт сүзләрен белдерәм. Сезнең армый-талмый эшләвегез аркасында безнең балалар укытуда, спортта һәм сәнгатьтә уңышларга ирешәләр, олимпиадаларда, ярышларда һәм конкурсларда призлы урыннар яулыйлар. Кадерле укучылар, бүгенге дөньяда артык белем була алмый, һәр яңа осталык - үз горизонтларыңны киңәйтү, үз уңышыңны төзү мөмкинлеге бирә. Сезнең белем юлыгыз чиксез булсын, - дип чыгыш ясады Җәүдәт Әхмәтханов тантаналы линейкада.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International