ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Әлки районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Строймаг» кибетендә консультация өстәле оештырды. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча белешмәләр таратылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2023 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында 2022 елда территориаль орган эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә территориаль органның барлык хезмәткәрләре, районнарның территориаль органына караган Башкарма комитет вәкилләре катнашты, районнардагы белгечләр видео-конференц-элемтә буенча тоташтырылды. Киңәшмәне территориаль орган кураторы Юрий Митюшкин алып барды.

Тэги: узган елга эш нәтиҗәләре

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан Әлмәт шәһәренең «Ю» ҖЧҖ хуҗалык итүче субъектына карата профилактик   визит үткәрделәр.

Тэги: профилактик визит

17
февраль, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре «Апрель» даруханәсендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

15 февральдә ШЭ Саетова Ч.А. (Саба районы) сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату-алу кагыйдәләре, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезләрен аңлатып, сатучылар өчен семинар уздырды. Чара кысаларында коррупциягә каршы юнәлеш, финанс белеме турында мәгълүмат бирелде һәм мәгълүмати материаллар таратылды

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең һәм Тукай районының «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча танып белү очрашуы оештырды. Ял итүчеләрнең игътибары «кулланучы», «сатучы», «товарлар җитештерүче», «хезмәтләр башкаручы» төшенчәләренә; кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар белән бирелгән кулланучының төп хокукларына юнәлтелгән иде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Спас районы КФҮ ДБУдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды. Чара вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатылды, кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә районының сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законына аңлатма биреп укыту семинары үткәрде.

Семинар кысаларында товарларны тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны алыштыруның һәм кире кайтаруның конкрет очраклары, кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, товарга экспертиза үткәрү сроклары һәм башкалар каралды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Чирмешән муниципаль районының мәдәният йортында кече һәм урта бизнес, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитештергән товарлар күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмә-презентация барышында катнашучылар җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясе белән таныша һәм хезмәттәшлек механизмнары һәм шартлары турында фикер алыша алдылар. Шәхси эшмәкәр Хәлиуллина Д.И., «Чирмешән Су» ҖЧҖ, «Андреевка» СХ ҖЧҖ, «Багетный» кооперативы һәм башка компанияләр үз продукциясен тәкъдим итте.

Тэги: җирле җитештерүчеләр

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Тукай, Минзәлә, Менделеевск, Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш районнары һәм Яр Чаллы шәһәре карамагындагы муниципаль берәмлекләрнең 8-11 сыйныф укучылары белән тематик очрашулар үткәрә.

Агымдагы елның февраль аенда Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Борды урта мәктәбендә 9-10 сыйныф укучылары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән очрашу булып узды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International