ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Консультация өстәле барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә гражданин Н. сатучының гамәлләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте. 2022 елның сентябрендә гражданин кибеттән 5999 сумга микродулкынлы мич сатып алган. Товарның гарантия вакыты - 12 ай тәшкил итә. Ләкин агымдагы елның февралендә мич эшләүдән туктый. Товардагы җитешсезлекләр гарантия срогы дәвамында барлыкка килгән икән, сатып алучы кимчелекләре булган товарны яңасына алыштыруны таләп итәргә хокуклы. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына Балтач районында яшәүче «Озон» интернет - кибете аша сатып алынган фенны тикшерүне сорап мөрәҗәгать итте. Проблема шунда ки, товар заказга һәм күрсәтелгән характеристикаларга туры килмәгән.

Безгә мөрәҗәгать иткәнче, сатучы белән кулланучы арасындагы сату-алу килешүен өзү турында килешергә тырышу уңышсыз булып чыккан. Акчаны кире кайтару турындагы яңгыраган берничә мөрәҗәгатькә «Товар белән нәрсә булган?» дигән сорау гына яңгырый, гәрчә товар, сәбәпләрен аңлатып, икенче көнне үк кире кайтарылса да.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәренең үзәк базары территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар (Межлаук ур., 13) белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын арттыруга юнәлдерелгән семинарлар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

21 февральдә Лениногорск шәһәрендә район Советы муниципалитетның 2022 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланган утырышы узды. Катнашучылар алдында район башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, ел йомгаклары буенча Лениногорск районы республика муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингында 14 нче урынны били.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Консультация өстәле вакытында Чистай территориаль органы белгеченә гражданка П.товарларга экспертиза үткәрү сроклары турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте. Кышкы аяк киемен сатып алганнан соң, гарантия срогы дәвамында ул анда кимчелекләр ачыклаган. Сатучы сатып алучыны эксплуатация кагыйдәләрен бозуда гаепли һәм товарны экспертизага җибәрергә карар кыла, тик срокларын кулланучыга әйтми. Кулланучы закон нигезендә экспертиза үткәрү вакытын белергә булган.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Нурлат шәһәренең «Находка» кибетендә консультация өстәле оештырды. Сатып алучылар Кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алу мөмкинлегенә ия булдылар. Өлкән яшьтәге кешеләргә телефон мошенниклары турында мәгълүмат җиткерүгә зур игътибар бирелә. Чөнки бу юнәлештә җинаятьчелек көн саен арта бара.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Болгар шәһәрендә «Ozon» интернет-кибетенә заказлар бирү пунктында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре тарафыннан кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды. Чара вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар аңлатылды. Әлеге тема буенча буклетлар таратылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә карата тикшерү чараларын, шул исәптән тикшерүләрен үткәрүне тыю билгеләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең планлы тикшерүләренә мораторий аерым искәрмәләрдән тыш 2023 елга да озайтыла.

Тэги: профилактик визит

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта куллану законнары нигезләре буенча лекция оештырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан Актаныш авылының «Изге Ай» сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре көнкүреш техникасы кибетенә килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International