ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан шәхси эшмәкәр И.М. Мөбарәков һәм Кукмара районы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы «Намус Плюс» ҖЧҖ сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар өчен «Итле Гастроном» кибете хезмәткәрләре өчен профилактик чара үткәрделәр. Белгечләр кибет җитәкчесе, сәүдә ноктасы сатучылары һәм кибеттә сатып алучылар белән аралаштылар. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Менделеевскида Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов рәислегендә алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча Координация советы утырышы узды.

Киңәшмәдә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы, Менделеевск РҮХ, УФССП вәкилләре катнашты.

Тэги: Координацион Совет утырышы

Кукмара районының Починок-Кучук авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Тэги: граждннарны кабул итү

27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эшчәнлегенең бер бурычы - мәгълүмат җыюның, анализлауның өзлексез һәм методик процессыннан гыйбарәт булган бәяләр мониторингын үткәрү. Мониторинг объекты - кулланучы өчен төп параметр - бәя.

Тэги: бәяләргә мониторинг

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими нигездә ведомствога караган районнарның хуҗалык итүче субъектларында хокукый белемнәрне  арттыру буенча чаралар үткәрелә.

Тэги: профилактик визит

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече ТР, Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы 11а, адресы буенча урнашкан «Магнит» кибетендә буклетлар тарату буенча акция үткәрде, чараның максаты - халыкның куллану грамоталылыгын арттыру.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка Н. сатып алынган орлыкларның сыйфатына шикаять белән телефон аша мөрәҗәгать итте. Февраль башында ул базарда борыч орлыгы сатып алган, орлыкларны тартмага утырткан, ләкин хәзерге вакытка кадәр алар үсенте бирми икән. Сатып алучыда орлыкларның сыйфатсыз булуына карата шик туган. Кулланучыга әлеге категориядәге товарны сатып алу буенча тәкъдимнәр бирелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау орлыклар

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Рәфыйкова А. Р. (Балтач районы) өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырды.

Кибеттә сатучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләре һәм «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, озак файдаланудагы товарлар исемлеген раслау турында» 2463 номерлы РФ Хөкүмәте карары таләпләре аңлатылды. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатында «А» ҖЧҖ хуҗалык итүче субъектына карата профилактик визит үткәрделәр.

Тэги: профилактик визит

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International