2022 елның 15 декабрендә Казан шәһәренең 83 нче мәктәбендә тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашуның максаты - кулланучылар хокукларын яклау буенча республика Олимпиадасы җиңүчесен бүләкләү.
Декабрьнең беренче яртысында Арча, Балтач, Кукмара һәм Теләче районнарының гомуми белем бирү учреждениеләрендә «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына үткәрелгән Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Быел территориаль орган буенча ун кеше җиңүче булды.
Чистай базарында кизү торганда, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә алдан түләнгән җиһазны китерү срогы бозылган очракта кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Фәнис Яруллин исемендәге Кызыл Яр урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Мәктәпкә баруның максаты – бу мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мөнир Хисамовка Кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшыру. Шунда ук укучылар өчен финанс белеме дәресе үткәрелде.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда хокукый белемнәр һәм дөрес куллану тәртибенең гамәли күнекмәләрен формалаштыру максатларында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага ел саен республика Олимпиадасы үткәрелә.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Герат» сәүдә үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар нигезләре һәм кулланучыларның һәм хуҗалык итүче субъектларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклау чаралары мәсьәләләре буенча эшкуарлар һәм кулланучылар белән кизү оештырылды.
2022 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Кибәче авыл җирлегендә халыкның куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси күчмә кабул итү үткәрде.
Саба муниципаль районының Иске Мичән авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды, авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде. Кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр буенча хәбәр ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге белгече Ләйсән Морадымова белән берлектә, «Долголетие» социаль ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасында өлкән яшьтәге кешеләр өчен финанс белеме буенча видеоконференция режимында лекция-семинар үткәрделәр. Чара өлкән яшьтәге кешеләр арасында финанс белемен күтәрү кысаларында үткәрелде.
Халыкара инвалидлар декадасын үткәрү көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре әлеге датага багышланган чаралар үткәрәләр.