ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар кысаларында Кубас авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу оештырдылар һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар-укулар үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

2022 елның 06 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Коркачык авыл җирлегендә чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Зәй муниципаль районының күпфункцияле үзәге бинасында «батыр кешеләр» Дәүләт хезмәтләре вәкилләреннән хокукый консультация ала алдылар: анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зәй районындагы Түбән Кама территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты һәм Роспотребнадзор Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге башлыгы урынбасары (Зәй районы буенча) белән очрашу узды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау инвалидлар декадасы

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы уза.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау инвалидлар декадасы

2022 елның 5 декабрендә эшлекле дүшәмбедә Менделеевскида Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина «2022 елның 10 аенда Менделеевск муниципаль районында эшчәнлек нәтиҗәләре турында» доклад белән чыгыш ясады.

Тэги: легаль продукция

02 декабрьдә Әлмәттә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Яшьләр үзәгендә фойеда мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында ярышлар һәм конкурслар үткәрелде.

Шулай ук инвалидлар өчен пенсия фонды, мәшгульлек үзәге, социаль яклау үзәге, «Ветеран» үзәге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кизү торган консультация өстәлләре эшләде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау инвалидлар декадасы

Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатында, мөрәҗәгать итүчеләрне консультаөияләүгә юнәлдерелгән күчмә чара үткәрелде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре һәм Әтнә районы КФҮ филиалына килүчеләр катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органында Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Павлов катнашында эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә Яр Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты һәм Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: алкоголь базары

Халыкара инвалидлар көнен үткәрү инвалидларның проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, кеше хокукларын тулысынча һәм тигез үтәүгә һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуына юнәлдерелгән.

Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә муниципаль районы Яңа Чишмә урта мәктәбенең кече сыйныфлары өчен чара уздырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау инвалидлар декадасы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек буе «Ышаныч телефоны» эшли: +7 (987) 296-68-93. Күрсәтелгән номер буенча республикада яшәүчеләр әзерләнә торган, кылынган яки кылына торган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр, вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану фактлары, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәү фактлары турында хәбәр итә алалар. 

Тэги: ышаныч телефоны

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International