Яр Чаллы шәһәренең «Чаллы» сәүдә үзәген кулланучылар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре сәүдә кагыйдәләрен һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлатып укыту семинары уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре халыкның хокукый белемен күтәрү һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (КФҮ) Арча шәһәре, Галактионов урамы, 27 йорт адресы буенча чара үткәрделәр.
2022 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге хезмәткәрләре «Бөтендөнья сыйфат атнасы»на багышланган кулланучылар белемен арттыру чаралары кысаларында Электроника кибете сатучылары белән семинар үткәрде.
2022 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Светофор» ҖЧҖ «Торгсервис 16» сәүдә объектында сыйфат көненә багышланган викторина үткәрделәр.
Әлмәт территориаль органында «Республика бәйсез экспертиза һәм кулланучылар базары мониторингы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе урынбасары Юрий Митюшкин катнашында хезмәткәрләрне әзерләү буенча йомгаклау дәресе узды.
Ел саен ноябрьнең икенче атнасында Бөтендөнья сыйфат атнасы, ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе Сыйфат көне билгеләп үтелә.
2022 елда Бөтендөнья сыйфат атналыгы 7-11 ноябрьгә, сыйфат көне - 10 ноябрьгә туры килә. Быелгы чаралар «Россия - сыйфат билгесе булган ил» девизы астында узачак.
«Сыйфатсыз ишетү аппаратларын сатып алдым. Аппаратларга гарантия срогы 1 ел, хезмәт итү вакыты 5 ел билгеләнгән. Моннан тыш, сатучы тәкъдиме буенча колак эченә куела торган җайланма сатып алырга туры килде. Аппаратны кулланганда ишетү сәләте яхшырганы сизелмәде. Колак җайланмалары кабат ясалды, чөнки беренчесе яраксыз булып чыкты. Нәтиҗәдә, бер аппаратта ишетү сәләте юкка чыкты, фильтрны чистартканнан соң, аппаратның эше яхшырды, әмма, гомумән алганда, аңлаешлылык һәм ишетүчәнлек яхшырмады. Аппаратлар башта ук минем ишетү дәрәҗәсенә яраксыз булган дип саныйм»", - кулланучы менә шундый проблема белән очрашкан.
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Татарстан - күпмилләтле республика, һәм без барыбыз да бер беребез белән килешеп яшибез.
Барыннан да бигрәк, бу көнне һәрвакыт бергә булырга, бер-беребезгә хөрмәт белән карап яшәргә телим! Барыбызга да тынычлык, игелек тыныч күк йөзе телим!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең беренче җитәкчесе Алексей Николаевич Казаков истәлеген мәңгеләштерү максатларында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2022 елның 1 ноябрендәге 1166 номерлы карары белән Дәүләт алкоголь инспекциясе бинасы фасадында мемориаль такта билгеләү турында Карар кабул ителде.
Хөрмәтле ветераннар! Кадерле хезмәттәшләр!
Бүген без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оешуга 27 ел тулуны билгеләп үтәбез.
Инспекция алдына куелган бурычлар 27 ел эчендә шактый киңәйде. Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алкоголь базары белән генә түгел, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үз эшенең осталары булып торалар, безнең коллектив – компетентлы һәм максатчан белгечләр командасы үрнәге.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ветераннарын һәм хезмәткәрләрен чын күңелдән котлыйм!
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, яңа профессиональ биеклекләргә ирешүегезне телим!