ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Укучыларның куллану белемен арттыруга багышланган программа чараларын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Х республика Олимпиадасы үткәрелә. Х юбилей олимпиадасының соңгы этабы Казан шәһәрендә, Казан федераль университеты каршындагы Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда узды.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

Көзге каникуллар вакытында Менделеевск шәһәренең 1нче гимназиясендә «Страна Олимпия» лагерь сменасы эшли. Гимназистлар вакытларын бушка үткәрмиләр, алда көтелгән чыгарылыш имтиханнарына әзерләнәләр: сынау имтиханнары язалар, иншалар язарга әзерләнәләр, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге белгечләр белән очрашалар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында Зәй муниципаль районының икътисад бүлеге башлыгы, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Эльвира Милочкина катнашты.

Тэги: ведомствоара комиссия утырышы

1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Чистайның 2нче лицеенда Кама аръягы районнарыннан 8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына ел саен үткәрелә торган республика Олимпиадасының өченче этабы булып узды. Элегерәк катнашучылар ике этапны уңышлы үттеләр. Беренчесе тест биреме формасында булса, иҗади эш рәвешендә икенче этап узды.

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

2022 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина ШЭ А.А. Сәмигуллина сәүдә объектында сатучылар өчен өчен өйрәтү семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Совет Россиясендә сәяси репрессияләр 1917 елның Октябрь революциясеннән соң ук башланган, бу гражданнар сугышы вакытында Кызыл террор чоры иде. Шул ук вакытта большевикларның сәяси дошманнары гына түгел, ә аларның сәясәте белән риза булмаганнары да репрессия корбаннары була. Репрессияләр шулай ук социаль билге буенча - буржуазия, сәүдәгәрлекләргә каршы, дини билге буенча - руханиларга каршы, партия һәм дәүләт элитасына, күренекле иҗади интеллигенция эшлеклеләренә каршы үткәрелгән. Репрессияләр халык мәнфәгатьләрендә һәм СССРда социализм төзү өчен кирәкле чара буларак каралды.

Тэги: хәтер

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында, 2022 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Гөлнара Абдрахманова Апас районы Апас шәһәр тибындагы бистәсендә «Сәләт» МБУ укучылары өчен кулланучылар белеме нигезләре буенча чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Үз вакытында академик М.А. Лаврентьев мондый фикерне әйтте: «Сәләтләр һәм сәләтләрне эзләү – иң зур байлыкларны эзләү. Бер генә сәләтле кешене дә күз уңыннан ычкындырмаслык шундый ышанычлы система булдырырга кирәк».

Тэги: Кулланучылар хокукын яклау буенча Олимпиада

Автомобиль сатып алганна соң, ир-ат транспорт мәсьәләсен үзе генә хәл итә алмады, суд тикшерүенә кадәр барып җитте. Түбәнкамалы судка кулланучылар хокукларын яклау турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Яклар арасында транспорт чарасын сату-алу килешүе төзелгән. 2022 елның февралендә дәгъвачы агымдагы ремонт өчен «Апельсин» автоүзәгенә (рәсми дилер) мөрәҗәгать итә, анда исә машинаның йөгерешне әйләндерелгәне ачыклана. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

28
октябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре хокук бозуларны профилактикалау буенча эш алып бара. Профилактик визит контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең бер төренә карый. Профилактик визитларны билгеләгәндә ике критерий исәпкә алына: 1) эшчәнлекне фактик тормышка ашыру срогы; 2) оешманың риск категориясе.

Тэги: профилактик визит

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International