2022 елның октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозу очракларын кисәтү һәм киметү, шулай ук намуслы тәртипкә мотивация булдыру максатыннан хуҗалык итүче субъектларның эшчәнлеген башкару урыны буенча биш профилактик визит уздырылды.
«Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча гомуми белем мәктәпләре укучылары арасында Олимпиаданың II этабы тәмамланды. II этапны үткән егет-кызларны алда 2 турдан торган йомгаклау III этабы көтә:
- язма формада тест;
- конкурсантлар белән әңгәмә.
Олимпиада Татарстан Республикасының ике шәһәрендә үткәреләчәк
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре сатучылар һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә профилактик чаралар үткәрүне дәвам итәләр. Бу атнада белгечләр Чаллы шәһәренең бизәнү әйберләре шоу-румында булдылар. Чараның максаты - сатучыга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, бигрәк тә бизәнү әйберләренә кагылышлы, бәхәсле хәлләрдә аларны чишү юлларын җиткерү.
Әлмәт территориаль органына кулланучы шалтыратты. Шәһәрдә эшләүче бер күчмә ярминкәдә ул кышкы аяк киемен сатып алган. Икенче көнне пенсионер ханым бу аяк киемен кире алып килә, чөнки формасы һәм күләме буенча туры килмәвен ачыклый. Ләкин, сатучылар аның аяк киемен алудан баш тарталар, барлык аяк киеме дә ышанычлы һәм «гадел билге» системасы аша сатыла, шуңа күрә кире кайту һәм алмашу мөмкин түгел, дип аңлаталар.
2022 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек кибетләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрде.
2022 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең үзәк китапханәләр системасында куллану белемен арттыруга юнәлдерелгән кизү тордылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хәбәр итүенчә, 2022 елга тикшерү субъектлары белән ачык фикер алышу план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Пивоман» сәүдә объектында укулар үткәрде. Үткәрелгән чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм 31.12.2020 елның 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды.
2022 елның октябрь аенда спирт һәм алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше күләме турында мәгълүматларны кабул итү 2022 елның 01 ноябреннән 08 ноябренә кадәр автоматлаштырылган рәвештә гамәлгә ашырылачак.
2022 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзщн территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты укучылар өчен Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны өйрәтү дәресе үткәрде.