Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика Олимпиадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Гүзәлия Фәүзетдинова һәм Наталья Платонова Лениногорск муниципаль районының Тимәш мәктәбендә укучылар белән очрашу үткәрделәр.
Бүген Теләче муниципаль районында онлайн режимда ачык тыңлаулар узды.
Чарада Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Гайнетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре һәм Теләче районы территориясендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче хуҗалык итүче субъектларның вәкилләре катнашты.
20.10.2022 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек кибетләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрделәр.
2022 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина, әйдәп баручы белгеч-эксперт Гөлназ Шакирова катнашында, ZOOM платформасында Балтач муниципаль районында урнашкан «Наз» «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном учреждениесендә өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрделәр.
19.10.2022 көнне Казан шәһәре сәүдә комплексларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый белем дәрәҗәсен күтәрүгә һәм мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән берничә чара үткәрделәр.
Хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү һәм киметү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Тәтеш районы сәүдә объектларында профилактик чаралар үткәрәләр. Чараларның төп максаты - кулланучылар базары өлкәсендә хокукый белемне күтәреп, район халкына гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү.
18 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча танып-белү чарасы оештырды. Гражданнар белән очрашу алдыннан «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы номеры һәм буклетлар таратылды.
Кулланучылар белемен арттыру максатларында, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын тормышка ашыру һәм студентлар арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру максатыннан чыгып, аларда хокукый белемнәр һәм гамәли күнекмәләр формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре КФУның 3нче курс студентлары белән «Сәүдә эше» әзерлек юнәлешләре буенча дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым кызына аяк киеме сатып алу уңаеннан бик кызыклы сорау белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш шәһәренең «Забота» пансионатында ял итүчеләр белән очрашу уздырдылар. Октябрь аенда биредә өлкән буын кешеләре өчен Бөтендөнья өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Әңгәмәнең темасы бүгенге көндә мөһим һәм актуаль – «Үз финансларыңны ничек сакларга?».