ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2022 елның 3 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү вакыты турында искә төшерә. Декларацияләр 2022 елның 20 октябреннән дә соңга калмыйча тапшырылырга мөмкин (http://fsrar.ru/Declaring/srok_predstavlenija_deklaracij).

Тэги: декларация

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эшчәнлегенең бурычларыннан берсе булып ай саен бәяләргә мониторинг уздыру тора.

Тэги: бәяләргә мониторинг

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Саба районы “Шәмәрдән  “Рост “ лицееның 8-11 сыйныф укучылары белән класстан тыш дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Вьетнам» СК территориясендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем һәм мәгълүмат бирү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

14
октябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Әтнә муниципаль районының Коморгуҗа авылында гражданнарны кабул итте.

Тэги: гражданнарны кабул итү

2022 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (КФҮ) чара үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Сатучыларның хокукый белемен арттыру максатларында, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» буенча ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече тарафыннан Минзәлә шәһәрендә урнашкан «Чаллы икмәге» кибетендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын һәм аерым товар төрләрен сату кагыйдәләрен белү буенча чираттагы укыту семинары уздырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Актаныш районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасында өлкән буын өчен укулар үткәрде. Чара барышында тыңлаучылар узган гасырның 30нчы елларыннан алып хәзерге вакытка кадәр Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау буенча төрле дәүләт структуралары барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Менделеевск шәһәренең 1 нче гимназиясе 2021 ел нәтиҗәләре буенча укучыларны Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика Олимпиадасына әзерләү буенча иң яхшы мәктәп дип танылды. Гимназия кулланучылар хокукларын яклау буенча белем алуга юнәлдерелгән эшчәнлек өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белән озак вакытлар хезмәттәшлек итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау турында Олимпиада

РФ Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан өйдән торып законсыз рәвештә 0,5 литр күләмендә спиртлы сыекча сату факты билгеләнде.  Аннан соң чистайлы үз теләге белән тагын өч шешә спиртлы сыекча тапшырды. 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International