ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2022 ел
җомга

Хәзерге вакытта дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлегендә коррупцион рискларны минимальләштерүнең административ-хокукый режимын камилләштерергә кирәк. Шул уңайдан, 21.04.2002 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы урынбасары Казан территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә, сәүдә предприятиеләре эшчеләренең Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча үткәрелә торган чаралар турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук җәмгыятьтә коррупциячел тәртипкә түземсезлек булдыру максатыннан, анкеталау үткәрделәр.

Тэги: анкеталаштыру

21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт районы Түбән Мактама ш.т.б гаражларының берсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, физик затның интернет аша сыраны ваклап сату белән шөгыльләнү фактын билгеләде. Барлыгы 270 литр сыра законсыз әйләнештән алынды, административ тикшерү бара.

Тэги: сыра продукциясен тартып алу

2022 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Шакирова Балтач районы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесе филиалында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, чара үткәрде. Төп максат - халыкның белемен арттыру.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге өлкән белгече Лилия Мурзина, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты белән берлектә, Азнакай шәһәренең 3 нче урта мәктәбе укучылары өчен финанс белеме буенча класстан тыш дәрес үткәрделәр.

Тэги: финанс белеме

2012 елның 13 апрелендә Казан шәһәре Мәскәү районында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, этил спиртын кулланып, пыяла юа торган сыеклык җитештерү буенча лицензиясе булмаган затларның законсыз эшчәнлегенә чик куйды. Этил спирты нигезендә пыяла юдырта торган тартып алынган спиртлы сыеклыкның гомуми күләме 22 629 литр тәшкил итә.

Тэги: спиртлы продукция тартып алынды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре хосусый эшмәкәр М. Л. Новиковның «Автодоктор» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы кулланучы белән сатучы арасында мөнәсәбәтләрне җайга сала. Шулай итеп, сатып алучылардан килгән гаризаларны карап тикшерүгә генә түгел, сатучылар һәм сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең белемен арттыруга да игътибар итәргә кирәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Хәзерге вакытта кулланучылар арасында товарларны дистанцион ысул белән сату аеруча актуальләшә бара.

Товарны дистанцион ысул белән сатып алганда, кибетләрдә товарлар сатудан дистанцион ысул белән сәүдә итүне аерып торучы шартлар һәм үзенчәлекләре турында белергә кирәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова Лениногорск шәһәрендәге кибетләрнең берсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләр буенча консультатив очрашу уздырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданин В. сыйфатсыз автомобиль видеорегистраторы сатып алуга бәйле ситуациядә хокукый ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Товар узган җәйдә үк сатып алынган, әмма бу чорда ул ике тапкыр бер үк дефект белән кырык биш көн эчендә гарантия ремонтында булган. Бу юлы видеорегистратор янә эшләүдән туктый. Сатып алучыга аны төзекләндерергә кирәк, һәм ул «аны алыштыруны таләп итеп буламы?» дигән сорау бирде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International