Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аларның аң-белемнәрен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Биектау районында «Меркурий» ҖЧҖнең «Ашамлыклар» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.
Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә район башлыгы Тимур Нагуманов эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чарада районның контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре дә катнашты.
Район башлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта базардагы вәзгыятькә актив мониторинг бара һәм аларга ярдәм төрләре карала. Тәэмин итү каналы белән бәйле проблемага карамастан, районның эре бизнесының 60% ы үз эшләрен дәвам итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аларның аң-белемнәрен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Биектау районында «Мясомаркет» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы хакимиятендә этил спиртын һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерүне һәм әйләнешен кисәтү буенча бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы шәхси эшмәкәрне административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.17.1 статьясындагы 2 өлешендә, 14.16 статьясындагы 2 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тарту турында гариза белән Арбитраж судына мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләренең аң-белемнәрен арттыру максатыннан өйрәтү семинарлары үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ай саен «Яр Чаллы шәһәре хезмәт ветераннары өчен Пансионат»та очрашулар оештыра. Пансионатта Яр Чаллы шәһәре, Тукай районы һәм Татарстан Республикасының башка районнары халкы ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Т.В. Старикова ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Әгерҗе шәһәренең Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен чара үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хуҗалык итүче субъектларда укыту семинарлары үткәрүне дәвам итә.
2022 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган «Киләчәк кулланучысы балалар күзлегеннән» дигән темага балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды.