ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданның мөрәҗәгате буенча, административ тикшерү кысаларында Спас районына барып кайттылар.

Тэги: сыра продукциясе алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

РФ Хөкүмәтенең 2017 елның 28 августындагы 1837-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган 2030 елга кадәр чорга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирү өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре потенциалын куллану тәҗрибәсен киңәйтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистайның күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация оештырды.

Тэги: консультацион ярдәм

Берничә дистә ел элек берәү дә интернет аша ашамлыкларга заказ бирергә мөмкин булуын күз алдына да китерә алмагандыр.

Традицион сатып алулардан сатып алуның цифрлы моделенә күчү хәзер берәүне дә шаккатырмый,  интернет-кибетләр һәм маркетплейслар безне бөтен яклап урап алды. Бу тармак көннән-көн яхшыра бара: ассортимент арта, товарларның яңа категорияләре барлыкка килә, ә заказларны кабул итү һәм китереп бирү автоматлаштырыла.

Тэги: интернет-сәүдә

9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге хезмәткәрләре өчен семинар-укулар оештырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау законына 30 ел

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 30 еллыгына багышланган чаралар үткәрү кысаларында, 2022 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре сәнәгать товарлары: чемоданнар, сумкалар, аксессуарлар һ. б. сатучы кибет хезмәткәрләре белән белем бирү семинары үткәрде.

Тэги: чемодан чемодан сайлыйбыз

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш шәһәренең «Табыш» ҖЧҖнең «Табыш» кибете җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән профилактик чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Агымдагы елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Түнтәр авылында алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гаризаны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында, Түбән Кама кибетләренең берсендә алкогольле продукция әйләнешен дәүләти җайга салу, аерым алганда, закон нигезендә билгеләнгән чикләүләр сәгатьләрендә сыра сатып закон бозу фактын ачыклады.

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Ташкичү төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6-9 сыйныф укучылары белән дистанцион рәвештә сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 30 еллыгына багышланган чаралар кысаларында «3 нче Казан икмәк заводы» фирма кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре катнашында икмәк, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләренә дегустация уздырылды.

Тэги: икмәк эшләнмәләре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International