2022 елның 8 февралендә, халыкның хокукый белемен күтәрү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзшн территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алсу Хөснетдинова һәм консультант Венера Өметбаева Яшел Үзән шәһәренең КФҮндә консультация өстәле оештырдылар.
2022 елның 8 февралендә, «3 нче Казан икмәк заводы» АҖ җитештергән икмәк, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләренә дегустация үткәрү кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләрен сайлау мәсьәләсе буенча халык арасында анкета үткәрелде.
Икмәк туклану рационының нигезе булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында, Мөслим муниципаль районы кибетләренең берсендә БДАМС кулланмыйча һәм товар-транспорт накладнойлары (товар-транспорт накладнойлары, ярашлылык турында декларацияләр) кулланмыйча гына алкогольле продукция (сыра) сату факты билгеләнде.
2022 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Бест-прайс» ҖЧҖнең «Фикс прайс» сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның юбилеена багышланган акция-викторина үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы аша килгән мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән объектның урнашу урыны буенча кабат тикшерү белән чыкты. Түбән Кама ш., Корабельная ур., 25 йорт адресы буенча урнашкан бинада спиртлы сыеклыкны законсыз сату факты ачыкланды. Законсыз әйләнештән ике атамадагы спиртлы сыекча тутырылган 13 данә флакон тартып алынды. Сатучының аңлатмасы һаман да бер үк -пенсиягә өстәмә керем булдыру.
2012 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районы Утар Аты авылында территориаль орган компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул иттеләр.
7 февральдә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы кабул ителүгә 30 ел тулу уңаеннан, Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә «Россиядә кулланучылар хокукларын яклау барлыкка килү» дигән темага беренче дәрес үткәрелде. Хезмәт әзерлеге буенча дәрес расланган тематик план һәм дәресләр расписаниесе нигезендә үткәрелде.
2022 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 30 еллыгына багышланган онлайн-конференция булды. Конференциядә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының килеп чыгу тарихы һәм тормышка ашырылуы белән бәйле мәсьәләләр каралды. Әлеге Законда 30 ел эшләү дәверендә булган үзгәрешләр яктыртылды.
Гражданнарның икътисадый хокукларының төп гарантияләрен билгеләгән Закон базар мөнәсәбәтләре барлыкка килгән катлаулы вакытта кабул ителде. Закон кабул ителгәнче бер ай кала киң колачлы икътисади реформа башланды, бәяләрнең либеральләшүе, сәүдә иреге игълан ителде, бу исә күп кенә кешеләр тормышында яңа этап - эчке базарны азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән тулыландыруга китерде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов ТР МДН Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов белән очрашты.