ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Балык Бистәсе муниципаль районының Анатыш авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының нинди документлар белән раслануы турында сөйләштеләр.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Кулланучыларның күбесе үз тәҗрибәсендә инде кулланучылар хокукларын яклаучы законның барлыкка килүен яки закон нигезендә үз кулланучылар хокукларын яклау механизмын белү зарурлыгына инандылар.

2022 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча районы Наласа урта мәктәбе укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча «Кулланучылар хокукы сәгате» үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2021 елның 4 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү сроклары турында искә төшерә. Декларацияләр 2022 елның 20 гыйнварыннан да соңга калмыйча тапшырылырга мөмкин. (http://fsrar.ru/Declaring/srok_predstavlenija_deklaracij)

 

Тэги: декларация кабул итү турында

14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре 2022 елның 14 гыйнварында «Гаилә» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар - укулар оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2022 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Баландыш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова алып барды.

Тэги: гражданнарны кабул итү

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына смартфон сатып алган һәм анда башка кеше исеменә сакланган аккаунтларны тапкан гражданин Н. мөрәҗәгате керде. Әлбәттә, ул гаҗәпкә калган. Өстәвенә, товардан файдалану процессында, беренче тапкыр сатып алганнан соң, анда җитешсезлек ачыкланган: сөйләшкәндә, шулай ук стандарт кушымталарга кергәндә, смартфон команданы үтәи һәм җавап бирми башлаган.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлеге хезмәткәрләре авыл җирлекләренең берсендә урнашкан кибеттә алкогольле продукцияне (сыраны) ваклап сатуны оештырганда гамәлдәге закон таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында эшмәкәр товар-транспорт накладнойлары һәм сатучының сыраны БДАМСта исәпкә алмыйча гына алкогольле продукция (сыра) сатуын ачыклады. 300 литрдан артык 20 төрле сыра законсыз әйләнештән алынды. 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

13
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Безнең һәрберебез ял иткәндә яки командировкада булганда, кунакханәдә кунып калырга яки берничә көнгә тукталырга мөмкинбез. Әмма мондый хезмәтләрдән файдаланучы һәркем дә бу өлкәдә үз хокукларын һәм бурычларын белеп бетрми. Иң мөһиме, хәзерге заман кунакханәләре һәм отельләренең горурлыгы - аларның «йолдызлыгы». Янәсе, йолдызлар күбрәк булган саен, аның статусы арта, димәк, күрсәтелә торган хезмәтләр бәясе дә артыграк була.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау кунакханә хезмәте

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Балтач муниципаль районының Кече Лызи авылында алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

2022 елның 12 гыйнварында Кукмара районының Олы Сәрдек авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч Илшат Бәдретдинов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан, үз эшчәнлекләрен Олы Сәрдек авыл җирлеге территориясендә алып баручы сәүдә объектлары сатучылары өчен семинар үткәрелде.

Тэги: гражданнарны кабул итү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International