Гарантия срогы - товарда җитешсезлек ачыкланган очракта җитештерүче, сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер кулланучы таләпләрен канәгатьләндерергә тиеш.
Әгәр комплектлау әйберенә төп товарга гарантия срогы белән чагыштырганда озынрак гарантия срогы билгеләнсә, сез, төп товарга гарантия срогы тәмамлануга карамастан, тулы комплектлы эшләнмәнең җитешсезлекләре гарантия срогы дәвамында ачыкланган очракта, товарның җитешсезлекләренә карата таләпләр куярга хокуклы.
2022 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Әтнә районы Кышкар авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.
Мондый очрашулар халыкка кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату мәсьәләләре буенча турыдан-туры хәбәр итү генә түгел, ә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге турында сөйләү мөмкинлеге дә бирә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чарасы үткәрү барышында, Түбән Кама кибетләренең берсендә шәхси эшмәкәр тарафыннан, спиртлы эчемлекләрне сату чикләнгән вакыттта алкогольле продукцияне сату факты ачыкланды. Законнарны бозуга бәйле рәвештә, РФ КоАП 14.6 ст.3 ө. (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату буенча махсус таләпләр һәм кагыйдәләрне бозу) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Эш материалы карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелде.
2022 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек кибетләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮндә гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрде. Консультация пункты эше барышында гражданнарга товарлар сатканда һәм хезмәтләр күрсәткәндә гамәлдәге законнар нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде.
2022 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Питрәч муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын үстерү өлкәсендә халыкның хокукый белемен һәм мәгълүматын арттыру мәсьәләләре буенча семинарлар сериясе үткәрде.
2022 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Арча муниципаль районы Яңа Сала авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
Кайчагында, намуссыз сатучылар, күбрәк табыш эзләп, аңлы рәвештә түбән сыйфатлы товар сатырга яки хезмәт күрсәтү стандартларын тупас бозу белән хезмәт күрсәтергә тырыша. Юридик белеме булмаган күп кенә гражданнар намуссыз сатучыны алдау корбаны булу турында хәтта шикләнмәскә дә мөмкин. Сатучылар ягыннан алдауга һәм махинацияләргә каршы тору өчен, һәр кеше кулланучының нинди хокукларга ия булуын белергә тиеш, әмма һәркем, гамәлдәге законнарның барлык нечкәлекләрен белү һәм тәҗрибә булмау сәбәпле, әлеге хокуктан рациональ файдалана алмый.
2022 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Лаеш муниципаль районының Никольское авыл җирлегендә чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.
Халыкның хокукый белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 2022 елның 17 гыйнварында гражданнарга консультация бирү чарасы үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре һәм КФҮнең Әтнә районы филиалына килүчеләр катнашты.