2011 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре А.М. Хафизова, А. Р. Хөснетдинова Кама Тамагы районында штб базарында консультация өстәле оештырды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын куллануның нәтиҗәлелеге максатыннан, Кама Тамагы штб «Богородская ярминкәсе» узды. Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга аларның законлы хокуклары һәм кулланучылар хокукларын яклау ысуллары турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук белешмәлекләр тапшырылды.
Бөтендөнья сыйфат көне (World Quality Day) ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә сыйфат буенча алдынгы халыкара оешмалар инициативасы белән үткәрелә. Бу көнне гамәлгә кую инициаторы - Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы (European Organization for Quality, EOQ). Беренче тапкыр бәйрәм 1989 елда билгеләп үтелә. Сыйфат көненең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын сыйфат проблемаларына җәлеп итү, чөнки продукциянең сыйфаты халыкның тормыш сыйфатына гына түгел, әйләнә-тирә мохиткә дә йогынты ясый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак һәм Карга авылларында Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атналыгына багышланган кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрелде.
Кукмара районының Манзарас авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.
2021 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Суыксу авыл җирлегендә чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.
2021 елның 10 ноябрендә, Сыйфат атнасы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина «ZOOM» платформасында, мәктәп укытучысы Ләйсән Гайнуллина катнашында, Татарстан Республикасы Арча районы Иске Ашыт мәктәбе укучылары өчен дистанцион дәрес үткәрде.
«Бөтендөнья сыйфат атнасы»на багышланган, халыкның кулланучылар белемен арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү кысаларында, Казан шәһәре базарларының берсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләренә гражданка консультация алу максатыннан мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре тарафыннан 13.11.2021 - ял көнендә 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр «Уңыш» базарында консультацияләр үткәреләчәк.
Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атналыгына кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Лилия Мурзина, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Розалия Хәсәншина Татарстан Республикасы кулланучылар базарында сатыла торган товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында, Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Миләүшә Гарипова белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә дкизү тору үткәрделәр, анда килүчеләрнең сорауларына җавап бирделәр.
Бөтендөнья сыйфат атнасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә профилактик чаралар үткәрә. 2021 елның 8 ноябрендә «Санрайс Сити» сәүдә үзәгендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән аралашу булды. Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм сәүдә нокталары сатучылар белгечләргә үзләренең сорауларын бирделәр.