ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

22.09.21 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре вак көнкүреш техникасы, савыт-саба, көнкүреш химиясе товарлары һәм хуҗалык товарлары сатучы «Уңыш» ҖЧҖ сәүдә объектларында белем бирү семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 22 сентябрендә Спас муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов (ZOOM режимында) катнашында, шулай ук районның ведомство, оешма һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук кече бизнес вәкилләре катнашында Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтшин рәислегендә узды.

Тэги: МВК утырышы

22
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кергән гаризаны карап тикшерү кысаларында «Автоградбанк» җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда булу фактын ачыклады. 69,83 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре законсыз әйләнештән алынды.

Тэги: тиешле тәртипне бозу очрагы ачыкланды

2021 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина ZOOM платформасында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «М.М. Мансуров исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Олы Кукмара урта мәктәбе» МББУнең 8-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемен күтәрү буенча дистанцион дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә Балык Бистәсе муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами чара үткәреләчәк.

Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами фикер алышу.

Тэги: ачык тыңлаулар

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы тарафыннан, балалары булган Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатларында, «Демография» милли проекты кысаларында «Гаилә ипотекасы» дигән ташламалы ипотека кредиты Программасы гамәлгә ашырыла.

Тэги: гаилә ипотекасы

21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Пионерская һәм Ак. Кирпичников урамнары киселешендә урнашкан «Анчар» ҖЧҖнең сәүдә рәтләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау бәяләргә мониторинг

2021 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең үзәк китапханә системасында (Вишневский ур., 10 йорт) чара үткәрде.

Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында " 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре турында мәгълүмат бирелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларыннан берсе - кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, халыкның кулланучылар белемен арттыру.

Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр белән аңлату эшләре алып баралар.

Бу юнәлештә эшне дәвам итеп, кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре «Комсомольск» базарында кизү тордылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

20
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Хыял» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International