Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мәгълүматны тикшерү кысаларында контрольлек итү чарасы үткәрү барышында, ТР Аксубай муниципаль районы кибетләренең берсендә, товар озату документларыннан башка, шулай ук БДАМСта теркәлмичә сыра сату фактын билгеләнде. Барлыгы 18,75 литр күләмендә сыра сатудан алынды. Шәхси эшмәкәр РФ КоАП 14.6 ст. 2 өлеше һәм 14.19 ст. буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү өчен чакырылган.
2021 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Казан шәһәренең үзәк базары» ААҖ хезмәткәрләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрде.
«И Туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы»
Казан шәһәре Башкарма комитеты метрода милли этник символикада рәсмиләштерелгән гадәти булмаган поездны күрергә мөмкин, дип хәбәр итә. Мондый поезд Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы мирасына әверелде. Һәр вагон төрле телләрдә рәсмиләштерелгән, мәсәлән, татар, рус, мари, чуаш һ.б. вагоннар тышкы якта гына түгел, эчтән дә млли бизәлгән. Мондый вагоннарда шәһәр халкы һәм кунаклары лингвистик фәннең кызыклы фактларын белә, яңа сүзләр өйрәнә яки әдәби әсәрләрдән өзекләр укый алачак. Шулай ук төрле телләрдә мәхәббәт аңлатуның ничек яңгыравын ишетергә мөмкин булачак. Үзенчәлекле поезд ел ахырына кадәр йөриячәк.
Кулланучылар хокуклары - кеше хокукларының аерылгысыз өлеше, ә аларны саклау - дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.
Бу өлкәдә законнар даими камилләшә, хокукый яклауның яңа механизмнары барлыкка килә.
Россия Федерациясе гражданинының сайлауларда һәм референдумда катнашуы ирекле. Беркем дә, сайлауларда һәм референдумда катнашуга яки катнашуга мәҗбүр итү яки аның ирекле ихтыяр белдерүенә комачаулау максаты белән, Россия Федерациясе гражданинына йогынты ясарга хокуклы түгел.
2021 елның 15 сентябрендә «Затлы» сәүдә үзәгендә урнашкан Әтнә районы З.Т. Минашаева шәхси эшмәкәрнең сәүдә ноктасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре югарыда күрсәтелгән эшкуар тарафыннан җитештерелә торган продукциягә күргәзмә-тәкъдир итү оештырды. Күргәзмәнең төп максаты - район территориясендә җитештерелә торган продукцияне куллану базарына чыгару өчен шартлар тудыру, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген популярлаштыру, товар җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру.
Татарстан Республикасында 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр алкогольле продукция сатуны тыю дәвам итә, әмма кызганычка каршы, барлык сәүдә объектлары да бу законны үтәми.
2021 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре азык-төлек кибетләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
2021 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында «Янгын чыккан очракта хезмәткәрләрне ашыгыч эвакуацияләү, янгын вакытында гамәлләр тәртибе» дигән темага күнегү үткәрелде. Анда Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге начальнигы Рөстәм Сафин катнашты.
Сентябрь аенда Баулы шәһәренең 2 һәм 6 урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә Әлмәт территориаль органы белгече Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм социаль үсеш бүлеге белгече белән берлектә 8-9 сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына уку дәресләре үткәрде.