Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Сарман, Яр Чаллы һәм Йошкар-Ола җитештерүчеләренең икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә дегустация узды.
Дегустацияне үткәрүнең максаты - кулланучылар белемен арттыру максатыннан төрле җитештерүчеләрнең икмәк куллану үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү; иң сыйфатлы һәм тәмле үрнәкләрне сайлап алу; шулай ук халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз икмәк белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш муниципаль районында тулы бер чаралар комплексы үткәрде. Чараларның төп максаты - район халкына гамәлдәге законнарны аңларга ярдәм итү, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый белемен арттыру.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәренең «Казансу» паркы территориясен чистартуда катнашты. Бу көнне һава торышы яхшы булды. Эш ике сәгатьтән артык дәвам итте һәм беркемне дә битараф калдырмады.
Әлеге чара «Россия суы» бөтенроссия акциясенә багышланган иде.
2021 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Биектау муниципаль районының Биектау авыл җирлегендә гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.
Әтнә муниципаль районында яшәүчеләрнең азык-төлек ярминкәләренә кызыксынулары елдан-ел арта гына бара. Моны иртән үк район үзәге мәйданына шау-гөр килеп җыелган халык исбатлады. Ярминкәгә килүчеләр җитештерүче бәясеннән яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм сөт әйберләре, умартачылык продукциясе һәм башкалар сатып ала алдылар. Җитештерүчеләр үз товарлары өчен сатып алучыларны тапты, ә тегеләре, үз чиратында, яхшы экологик чиста продукциягә ия булды.
Алкогольле продукцияне әзерләү һәм сату процессы РФ законнары белән төгәл җайга салына. Махсус лицензия алган оешмалар гына спиртлы эчемлекләр белән эшләргә хокуклы. Сәүдә алып барганда әлеге кагыйдәләрне үтәмәү алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше дип атала. РФ ҖК, шулай ук Административ хокук бозулар турындагы кодекс маддәләре мондый җинаять өчен җаваплылыкны күздә тота.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучыларның дәгъваларын ирекле тәртиптә хәл итү максатыннан чыгып, хуҗалык итүче субъектларда даими рәвештә укулар үткәрә. Шул уңайдан, 2021 елның 13 сентябрендә, «Партнер» кибетендә кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырылды.
2021 елның 11 сентябрендә Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Сәүдә 15 мәйданчыкта, шул исәптән, Лаврентьев һәм Адоратский урамнары киселешендә чатыр ярминкәсендә оештырылды.
Кулланучыларга консультация бирү һәм проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә үз вакытында ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре тарафыннан консультация пункты оештырылды.
Казан территориаль органына даими рәвештә кулланучылардан шалтыратулар килә, аларга еш кына сыйфатсыз аяк киемен кире кайтару һәм алыштыру мәсьәләләре буенча консультация кирәк була. Язгы-көзге аяк киеме юешләнү проблемасы белән очраша, ә менә җәй көне аякларны һәм оекбашларны буяу проблемасы туа.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чарасы үткәрү барышында, Түбән Кама кибетләренең берсендә, шәхси эшмәкәргә караган бер объектта чикләнгән вакыт аралыгында алкогольле продукцияне сату факты ачыкланды.